ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Шәяхмәтова И.Р. Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамотасы, Мостафина К.М.  РОО мактау грамотасы белән бүләкләнделэр.  Сезгә эшегездә уңышлар телибез!

1 октябрь -Өлкәннәр көне.Шул уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары тырышлыгы белән Өлкәннәр көне уздырылды. Өлкәннәребез башта концерт карады. Аннары  “Тукаш” хуҗалыгы ярдәме белән оештырган чәй табыны янында гапләшеп,бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар.

5 октябрьда Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә укытучылар көне уңаеннан, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"дигән күргәзмә төзелде .
Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә узучы “Балачак”, Бәйләү иле”, “Адым артыннан адым” түгәрәкләренә йөрүче укучылар Кече Кибәхуҗа халкы өчен хәйрия концерты оештырдылар. Өстәмә белем бирү педагоглары Загидуллина Роза Тимерхан кызы һәм Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегндәге, “Балкыш”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләре укучылары Мәтәскә урта мәктәбендә узган “Өлкәннәр көне” кичәсендә, үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. 

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым

Еллар үткәч килә:

«Исәнме !-диеп

Балачакка кулым сузасым

 

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк  йөгереп үтәргә

Бар дөньясын онытып,сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.

Бу шигьри юллар  Олы Мәтәскә авылында гомер итүче , 39 ел гомерен  балалар тәрбияләүгә багышлаган, шунын 18 елын мәктәп директоры   булып эшләгән Нигьмәтҗанова Әнвәрә Нәҗип кызына багышлап язылган төсле. Чыннан да  Әнвәрә  Нәҗиповна Олы Мәтәскә урта мәктәбендә бик абруйлы укытучы булып саналды. 
“Авылмның  тыныч кичләре” дип исемләнгән бу тамашаны үзебезнең авыл егете Марат Юсупов һәм аның иҗатташ дуслары – Илназ Ханафиев, Дамир Гасимов, Диләрә Шайхиева һ.б.лар тәкъдим иттеләр. Аларның моңлы җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Гөлназ Габдрахманованың дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. 
Без балалар белән Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" әкият -пьесысына әзерлек эшләре алып барабыз."Өмет" театр берләшмәсенә йөрүче балалар мәдәният йортында үткәрелгән чараларда катнашып киләләләр.Алар театр берләшмәсенә бик теләп йөриләр.
Олимпиадада 5 – 11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга уңышлар теләп калабыз. 

3 сентябрьдә безенең Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары коллективы Казан шәһәренә экскурсиягә барды.   Алар  башкалабызның тарихи урыннарын,  сынлы  сәнгать  музеенда булдылар.  Ахырдан  Кәрим  Тинчерин театрында “Назлы кияү” спектаклен карадылар.

Бәйрәмгә Теләче районының  укытучылары  һәм тәрбиячеләре чакырулы иде.  Бәйрәмне Теләче урта мәктәбенең укучылары  котлау сүзләре белән ачып җибәрделәр. Аннан соң юбилярлар котланды һәм уңышларга ирешкән укытучыларга, тәрбиячеләргә  грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Теләче №2 балалар бакчасында эшләүче педагоглар да бар иде ,шуларның берсе ,30 елга якын  гомерен тәрбияче һөнәренә багышлаган ,Гайфиева Райхана Хаҗиәхмәт кызы Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән ,өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фәрхәт кызы  район мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Бәйрәмнең икенче өлешендә укытучылар, Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсе катнашында ,матур концерт карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International