Алар бирелгән ике варианттан берсен сайлап алып сочинения элементлары белән изложения яздылар. Аларга эшләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләп калабыз.
9 май-Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм Ямбулат авылында иң элек һәйкәл янында митинг булды. Аннан соң Ямбулат авылы клубында ветераннар һәм сугыш чоры балалары каршында "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.