ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
14 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре ирекле волонтерлар үзәге белән берлектә, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, Теләченең  үзәк урамында  “Ышаныч телефонына Әйе!” исеме астында акция үткәрделәр. 

Алан урта мәктәбенең тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бүген икенче икмәк- бәрәңге утыртылды. 8 нче сыйныф укучылары кәбестә үсентеләре өчен җир әзерләделәр, кыяклы суган түтәлләрен тәртипкә китерделәр, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә су сиптеләр.

Балалар бу эшне бик кызыксынып һәм бик теләп башкардылар. Тиздән чәчәкләребез тишелеп, үсеп тә чыгар. Бакчабыз шау чәчәккә күмелер.
2нче  номерлы Теләче балалар бакчасында бу өлкәдә актив эш алып барыла. Балалар “Туган телдә сөйләшәбез” уку-методик кулламасы  әсбабында бирелгән хәрәкәтле һәм үстерешле уеннарны туган телләрендә бик теләп башкаралар. Уен аша баланың сүзлек запасы байый, татар сөйләм теле камилләшә. 
Китапханә хезмәткәрләре балаларга  китаплар турында төрле кызыклы, тарихи мәгълүматлар бирделәр, китапханәдә  үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, балалар да  үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Экскурсия  бик кызыклы һәм күңелле үтте.
14 нче май көнне Айдар авылында гражданнар җыены булып узды. Җыенда 78 кеше катнашырга тиеш иде, 43 кеше катнашты. Көн тәртибендә көтү, чисталык һәм юл мәсьәләләре хәл ителде. 
Алар үзләренә бүлеп бирелгән террирторияләргә төрледән- төрле чәчәкләр утырттылар.
15  нче май көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә татар шагыйре Нур Баянның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Фронтовик шагыйрь” исемле китап  күргәзмәсе  куелды. 

15
май, 2015 ел
җомга
Бу  көн Россиядә 1995 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә,рухи көч җыя. Шул уңайдан  Теләче  Үзәк китапханәсенең  уку  залында “Гаиләм җылы учагым” дип  исемләнгән  күргәзмә  эшләнде.  
14 нче һәм 15 май көннәрендә   “ Батыр “ спорткомплексында   Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган  җиңел атлетика  буенча  район беренчелегенә   Х Спартакиада  ярышлары  булып үтте. Ярышларда  1998  -2001  елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты. Шәхси беренчелектә  Теләче урта мәктәбе укучылары  1-3 урыннарны яуладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International