Балаларның мәктәпкә әзерлеге 3 төрле методика нигезендә өйрәнелде. Мониторинг балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында районның мәгариф бүлеге методисты Саетова Анна Николаевна,Теләченең №1 нче балаларбакчасы педагог-психологы Хазипова Сайлан Нагимовна, Теләченең №3 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Шаймарданова Миляуша Наиловна, Теләченең №2 нче балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зульфия Мидехатовналар тарафыннан үткәрелде.
2015 елның 13 нче маенда Теләче муниципаль районының белем бирү оешмаларында экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” үткәрелде. Дәресләрдә 1056 укучы катнашты.
Спартакиада да 13 мәктәп, 153 укучы катнашты.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча 1 урынны Олы Нырсы мәктәбе яулады, 2 урында Теләче мәктәбе һәм 3 урында Әбде мәктәбе.