13-14 май көннәрендә җиңел атлетика буенча 1998-1999 нчы елда туган кыз һәм егетләр арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының Х Спартакиадасының муниципаль этабы булып узды. Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары бу ярышларда катнашып, гомуми командалар арасында 1 урынны яуладылар.
14 май көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Татар халкының җырлы – биюле уеннары” дип исемләнгән альбом ясалды. Бу альбомда балалар һәм шулай ук өлкәннәр өчен дә уен үрнәкләре урын алды.
11 май көнне 11 сыйныфта рус теленнән, тормыш иминлеге нигезләре фәненнән арадаш аттестация үттеләр. 14 май көнне 7 сыйныфта татар теленнән, 2 сыйныфта- матеатикадан, 3 сыйныфта - рус теленнән тикшерү эшләре үтте. .Арадаш аттестация ай буе дәвам итә.
«Сәламәтлекгне кайгырту» - иң мөһим эшләрнең берсе.
Сау-сәламәт баланың организмы әйләнә-тирәнең зарарлы булган факторларына бирешмәүчән, шулай ук социаль һәм физиологик яктан зур үсеш алган була. Бүген балаларның сәламәтлекләрен тикшерү максаты белән район хастәханәсеннән табиблар килде.