ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
14 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга  социаль  ярдәм  күрсәтү  булеге  хезмәткәрләре  ирекле волонтерлар үзәге  белән берлектә  Теләче  мәктәбенең 5 – сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.  
14 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре ирекле волонтерлар үзәге белән берлектә, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, Теләченең  үзәк урамында  “Ышаныч телефонына Әйе!” исеме астында акция үткәрделәр. 

Әбде мәктәбеннән  шул ярышта 10 сыйныф укучысы Камалетдинова Л актив катнашты. Җитәкчесе Назипов Р.Р. Аның катнашуының нәтиҗәсе: I урыннар -  биеклеккә сикерү, 800 метрга чабу, диск ыргыту; II урыннар -  200 метрга чабу., 100 метрга каршылыклар белән чабу, сөңге ыргыту. Афәрин Ләйлә! Искиткеч остазның  сәләтле укучысы.

 

Ул бәхетле озын гомернең нигезе. Безнең максат- балаларны кече яшьтән үк үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга өйрәтү, матур әдәбият әсәрләре аша начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү. 

Биредә классик язучыларның портретлары, аларның китап укуга багышланган әйтемнәре урын алды. Тәкъдим ителгән мәгълүмат китап укучыларда уку һәм әдәбиятка карата тагын да күбрәк кызыксыну уята алачак.

Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр  ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. 14 нче майда мәктәп бакчасында 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары бик тырышып эшләде.
Бугенге көндә укучылар басып торган килеш туры аякларда кулларны идәнгә тидеру буенча, теннис шаригын, кечкенә тупны, 500 гр. һәм  700гр. гранатаны  ераклыкка ыргыту буенча нормативларны эшләп бетеру өстендә эш алып баралар.

 12-13 май көннәрендә  Олы Мишә урта мәкәбе укытучылары  Казан шәhәрендә «Проектирование современного урока в соответствии с требованиями ФГОС» дип аталган семинарда укып кайттылар. 

14 май көнне тирә - юньне яшелләндерү максатыннан Теләче Үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең территорияләрендәге клумбаларга чәчәкләр утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International