ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
13.05.2015 конне Олы Нырсы мэдэният йортында Телэче муниципаль районы Олы Нырсы жирлеге узидарэсенэ депутатлар курсэту буенча, булачак сайлауларга тавыш биру булып утте. Элеге сайлауларда барлыгы 29 сайлаучы хэм 11 депутатлыкка кандидатлар катнашты. 
12-13 май көннәрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең рус теле укытучысы Галимова С.М., математика укытучысы Замалутдинова А.Р., татар теле укытучысы Афзалова Г.Җ., җәмгыять белеме укытучысы Хасаншина З.Р. Казан шәһәрендә үткәрелгән “ Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә туры китереп заманча дәресне проектлау” семинарында катнаштылар. 
Тирә-ягыбыз табигатен саклау,яшелләндеү буенча мәктәптә төрле эшләр башкарыла.Бүген Әбде урта мәктәбендә укучылар укытучылар белән берлектә тирә-якны яшелләндерү буенча актив эш алып бардылар. 

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
12 нче май көнне Теләче урта мәктәбенең  V-X сыйныф укучылары     укытучылары  белән   берлектә    Теләче авылы  тирә- юнен чистару буенча экологик  өмәдә катнаштылар. Якын тирә кырларда, юл буйларында  чүпләр җыелды. Бу изге эштә  катнашкан барлык укучылар авылыбызны  чистарту  өчен күп көч куйдылар. 
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен экология буенча дәресләр үткәрелде:
Китапханәче Мухаметшина Г. балаларны Теләче районы язучылары, аларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырды. Якташ язучыларның иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. 
Бу обелискны төзүдә Күкчә авылында туып үскән иганәче Хәкимов Хәмит Гәбделхәй углы үзенең  зур өлешен кертте. Күкчә авылы халкы аның бу мәрхәмәтле эшенә үзенең бик зур рәхмәтен җиткерә. 
Бу чарада тыл ветераннары, авыл  җирлеге   эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары,      ясле-бакча балалары һәм хезмәткәрләре, авыл халкы һәм районнан килгән   вәкил катнашты. Митингка мәктәп укучылары сугыш ветераннарының портрет-плакатларын күтәреп төштеләр. 
Бәйрәмне   тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын  үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе  Мараков Р.Р башлап җибәрде. 9-10 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. 
Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы, укытучылар коллективы һәм укучылар, килгән кунаклар катнашты. Чыгып сөйләүчеләр Җиңү бәйрәменең иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат яшь буынның, митингта катнашучыларның исенә төшерде, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International