ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Митингта тыл ветераннары катнашты. Ветераннарны мәктәп директоры Әхмәтҗанова Н.Н., авыл җирлеге башлыгы Усманов Р.И., районнан килгән вәкил Фазлыев Д.М. кайнар котладылар. Укучылар үзләренең эчтәлекле чыгышлары белән сөендерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
 Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьсын соңгы  тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары 8 май көнне  Баландыш мәктәбенә кунакка чакырулы иде. 
Клубта китапханә белән берлектә "Беркем дә онытылмады" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.Соңынан кичә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән чәй табыны янында дәвам итте.
Китапханәче яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. Р.Бәшәровның “Нәни кунаклар”, Нур Әхмәдиевның  “Мырауҗанның туган көне”китапларыннан шигырьләр укылды. Ел фасылы яз турында табышмаклар чишелде.
Бу көн якынлашкан саен без әби-бабайларыбызның йөрәк яралары сыкравын ишетәбез. Ветераннарның сөйләве безгә куркыныч төш кебек кенә. Тарихи үткәнебез, Ватаныбыз, туган ягыбызның каһарман шәһесләрен, тынычлык хакына корбан булган якташларыбызны белү һәм кадер-хөрмәт белән искә алу, балаларда милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан 8 май көнне Айдар авылында стела ачу тантанасы һәм “Яу кырыннан килгән хәбәрләр бәгырьләрне телә әле һаман” исемле тематик кичә-митинг үткәрелде.  

Һәйкәлгә чәчәкләр һәм виноклар куелды. Соңыннан мәдәният йортында “Җинү юллары буйлап ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.

Шулай ук “Дәһшәтле еллар иде” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.

12 май көнне Алан урта мәктәбе укучылары Алан мәчете тирә-юнен чистарту, яшелләндерү өмәсендә катнаштылар. Аларның хезмәтеннән соң мәчет тирәсе чистарып, матурланып калды. 
Күргәзмәгә китапханәгә яңа кайткан: «Казан Кремле», «Республика Татарстан», «Татарстан  Республикасы хәзинәләре”, “Православные храмы Татастана”, “Мечети Татарстана” һәм башка  китаплар куелды. 
Митингта мәктәп укучылары, укытучылар, авылдагы оешмалар катнашты. Иң кадерле кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары иде. Митингны авыл җирлеге башлыгы Ф.Г. Кадыйров ачып җибәрде.  Районнан килгән вәкилгә һәм ветераннарыбызга сүз бирелде. 

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Әсәр эчтәлекле, эпизодларның да тетрәндергеч булуы, күңелгә үтеп керердәй һәм күз яшьләрсез карап утыру мөмкин булмаган күренешләре белән аерылып тора. Тол калган хатыннар,  улларын җуйган аналар, мәһәббәт һәм нәфрәт турында барган әлеге әсәрнең эчтәлеген ачып бирә алды Айдар мәдәният йорты үзешчәннәре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International