8 май көнне район мәдәният йортында «Җиңүгә илткән юллар» фестиваленең гала концерты булып узды. Фестиваль Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 156 нчы номерлы карары нигезендә, 2014 елның апрелендә башланып китте. Фестиваль кысаларында 800 дән артык райондашларыбыз катнашты.