9 нчы май - Җиңү бәйрәмендә Теләче урта мәктәбе коллективы парадта катнашты. Бик матур бизәлгән укучылар колоннасы урамнар буйлап үтте.Һәлак булган геройлар истәлегенә венок һәм чәчәкләр куелды.
Бәйрәм бик зур машиналар парады һәм Теләче районы оешмалары хезмәт ияләренең демонстрациясе белән башланып китте.
Ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт бик олы булды. Алар каршыннан үткән хәрбер оешма сәламнәрен җиткерде. Районыбыз башлыгы И.Ф. Зарипов барлык сугыш һәм хезмәт ветераннарын, районыбыз халкын 9 май – Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте.