Бу атна безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Бөек шагыйрь иҗатына багышланган бик күп чаралар үткәреләчәк: "Иң яхшы шигырь сөйләүче", Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү, Тукай иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе, Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясау. Бүген балалар атналыкны Габдулла Тукай әкиятләрен искә төшерүдән башладылар.
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысалары нигезендә Әбде урта мәктәбендә Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар.