ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Алар арасында безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Миннекаева Алия дә бар. Аның җитәкчесе – Хәсәншина Зөбәрҗәт Рәхимҗановна. Алия татар теле фәне буенча  3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. 

Өмәдә укытучылар коллективы, мәктәп хезмәткәрләре, укучылар актив катнашты. Мәктәп янында  кар астыннан чыккан чүпләр җыелды, асфальт себерелде һәм карлар  таратылды. Һәр елны яз җитүгә башкарылучы бу эшләрдән соң мәктәп яны матураеп калды.

17 апрель көнне өчен Әбде урта мәктәбендә укучыларының  укый белү күнекмәләрен һәм мәгълүмат белән эшли белүне ачыклау максатыннан мониторинг тикшерүләр   үткәрелде.  
17 нче  апрель көнне  Теләче урта мәктәбенең 10 б  сыйныфында “ Прививкаларның әһәмияте “ темасына тәрбия сәгате   булып үтте. Сыйныф җитәкчесе Г.Р. Галимханова заманча технологияләр ярдәмендә   прививкаларның әһәмияте турында сөйләде . 
17 нче апрель көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз сигезенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 10 мәсьәлә каралды.
16 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар белән сугыш чоры балалары Газизуллин Гомәр һәм Газизуллина Вәсилә апаларда очрашуда булдылар. 

     17 апрель көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Моңлы Тукай – җырлы Тукай” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрделәр.    

     Чараны әйдәп баручы китапханәче Елена Фатихова сабыйларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлап җибәрде.

17 апрель көнне Олы  Мишә  урта мәктәбендә 4 сыйныф укучыларының ФГОС таләпләре буенча  проектлы грамоталылык  һәм мәгълүмат белән эшли белүне ачыклау максатыннан, мониторинг тикшерүләр   үткәрелде.  
2014-2015 нче уку елы инде ахырына якынлаша. Әлеге чор мәктәп укучыларының белемнәрен тикшерү һәм, гомумән, мәктәп эшчәнлегенең уку елы дәверендә башкарылган эшчәнлегенә йомгаклар ясый торган бик җаваплы вакыт. 
“Родник” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре 14 апрель көнне социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаилә балалары өчен “ Бала хокукларын яклау – һәммәбезнең бурычы” исеме астында Арт – акция уздырдылар. Бүлекчә хезмәткәрләре ярдәмендә балалар “Минем теләкләр кәрҗине” булдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International