ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  1 нче апрель “Көлке  көне”  уӊаеннан Иске Җөри  мәдәният  хезмәткәре  китапханәдә укучы балалар белән бергәләп кызыклы китаплар укуны оештырды.Укучылар үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. 
Алан һәм Балыклы авылы мәдәният йортларының «Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр» төркемнәре «Елмай, елмай» шаулы шаян тамашасына иҗади әзерлек эшләре бара. 
Бу кичә "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче туташлар белән берлектә оештырылды. Кичәдә күңелле уеннар уйналды, кызыклы сорауларга җаваплар бирелде. 
1 нче апрель көнне районда гомуми белем бирү мәктәпләренең  егетләр җыелма командалары арасында Теләче муниципаль районы беренчелегенә волейбол ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда безнең  мәктәптән 9 кешедән торган команда катнашты һәм 4 нче урынга лаек булды. 
Балалар иҗат үзәгенең “Күңелле ноталар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Мухаметшин Ринат Рифкат улы җитәкчелегендә, Олы Нырсы урта мәктәбе базасында үткәреләчәк “Кошлар – безнең дусларыбыз!” дип исемләнгән бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар. 

2 апреля көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин һәм Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең тикшерүчесе Л.М.Тимерханов белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлегендә хисапта торучы ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча рейд үткәрелде.

Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “Кошлар – безнең  канатлы дусларыбыз” – исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Балаларга кошлар турында информация бирелде, бик теләп викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.
Уку елы ахырында “Иң яхшы көндәлек” проекты буенча конкурс булачак. Укучылар көндәлеккә үзләренең сәяхәтләрен төшереп барырга тырышканнар. Аларга хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тиздән  җылы яктан канатлы дусларыбыз – сыерчыклар да кайтыр.  Югары Кибәхуҗа урта   мәктәбе   укучылары   кошларны каршы алырга алырга күптән әзер . Технология укытучысы  Гинатуллина Г.Н.  җитәкчелегендә   укучылар  сыерчыкларга  оялар ясады. Укучылар тарафыннан иске оялар яңартылды.  Укучылар барлык  көчләрен  куеп  эшләделәр.  
31 март конне Арча районында   Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел уңаеннан Арча ягы, данлы Тукай ягы дип исемләнгән 10нчы Республика күләм  конкурсы булып үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International