ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара кошлар көне ел саен үткәрелә. Укучылар табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Укучылар арасында кошлар турында викторина, шулай ук мәкальләрне белү буенча конкурс үткәрелде. 
Айлык кысаларында  төрле һөнәр ияләренә багышланган тәрбия сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар булып узды. Шул  уңайдан  безнең мәктәп укучылары педагог –оештыручы Шәрифуллина Гүзәл Гаян кызы җитәкчелегендә Теләчедәге промбазага экскурсиягә бардылар. 
Аларның вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрү йөзеннән " Күңелле балалар" дип аталган конкурслы уен программасы  уздырылды.  Малайлар һәм кызлар барлык төр уеннарда теләп катнаштылар. Аларның кәефләре күтәренке, йөзләрендә шат елмаю бөркелә иде.
Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә дә укучылар белән « Көтә күңел кошларны, аларның шат җырларын» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. 
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Көлегез, көлегез файдасы күп белегез исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле мәзәк китаплары һәм журналлар куелды. 
2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне һәм шулай ук татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне дә. Әлеге дата уңаеннан Алан урта мәктәбенең 7 нче сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. “Китап-мәңгелек хәзинә” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. 

2015 елның 1 апрелендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча ир-егетләр арасында район беренчелеген үткәрде.

Әлегә иртәләр һаман да кышкыча салкын булса, ләкин яз инде барыбер безгә  тулы йөреш белән килә, яп-якты кояш белән, түбәләрдән тамган тамчы белән, юлларда кардан ачылган урыннар белән , кошчыкларның күңелле чырылдавы белән һәм бүтән, кайчакта аңлатып та булдыра бирмәслек тойгы белән

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

2015 нче елның 1 нче апреле көнне Теләче муниципаль районы Советының утырышлар залында авыл җирлекләре гражданнарының 2015 елда үзара салым турындагы җирле референдумын үткәрү буенча җыелыш булып үтте.

Халык традициясе буенча, бу көнне дус-ишләр, укучылар, укытучылар, гаилә әгъзалары көлке капкынына эләгә. Көлке көнендә барысы да шаярта. Хәтер калдырмый торган шаяртуларга беркем дә үпкәләми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International