ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Каникул көннәре булуга да  карамастан, укучылар һәр көнне  килеп, үсентеләрне  карап  тәрбияләп  торалар. Үсентеләргә инде беренче тукландыру үткәрелде. Әлеге үсентеләр  җәен  мәктәп территориясенә күчереп утыртылачак.
1 апрель – Халыкара  кошлар көне.  Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбендә  кошларга карата тәрбия сәгатьләре,  төрле  чаралар  үткәрелде. Укучыларга канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерелде. 

Язгы каникул чорында 5-11 сыйныф укучылары каен һәм нарат бөресе җыеп, бүген мәктәпкә алып килделәр. Әле эш дәвам итә. 

30 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе "Патриот" командасы, ФОРПОСТ район хәрби-патриотик конкурсында катнашып 5 номинациянең өчесендә ("Таныштыру өлеше", "Сугыш чоры җырлары", "Иң яхшы стена газетасы") 1нче урын алдылар, "Шигырь сөйләү" номинациясендә Саруханян Алинә 3 урынны алды. Команда беречелегендә исә безнең мәктәп 1 урынны яулады.

Балалар рәсемдә  бу вакыйгаларны ничек күз алуларын  тасвирларга тырыштылар.

  Шулай ук клубта 5 апрель көнне узачак референдумга  да әзерлек эшләре алып барыла. 

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Баева Зилә Рафаил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм педагог – оештыручылар Газизова Равилә Исмәгыйл кызы, Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызының эшләре Республика күләм өстәмә гомум белем бирү программалары белән эшләүче, педагогларны үстерү максатыннан  оештырылган “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” дип исемләнгән грантлар конкурсына җибәрелде. 

 Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, үзе турында чыккан материаллары тупланды.

 


Анда отряд кураторы Хәсәнова А.М. өченче чиректә башкарылган эшләргә отчет ясады. Утырыш барышында шулай ук алдагы чиреккә бурычлар билгеләнде. Отряд түбәндәге юнәлешләр буенча үз эшчәнлеген алып бара: начар гадәтләрне профилактикалау, дәресләргә йөрешне һәм мәктәп формасын контрольдә тоту.

Кошлар темасына чыгышлар ясалып, викторина үтте. Һәрбер бала кичәгә карата рәсем ясап алып килде, һәм алардан күргәзмә куелды.

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International