23- 24 март көннәрендә Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында “ Созвездие – Йолдызлык -2015 ”телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зоны туры булып үтте,бу фестивальдә безнең Шәтке балалар бакчасында тәрбияләнүче Мухаметханов Айбулат “Вокал - соло”номинациясендә катнашып 2- урынга лаек булды һәм грамота,
истәлекле бүләк белән бүләкләнеп,апрель аенда Казанда «Уникс» күңел ачу үзәгендә узачак сайлап алу турында чыгыш ясаячак.Балалар бакчасында җиргә орлыклар чәчү экологик тәрбия бирүнең мөһим чарасы булып тора.Балалар бакчасында йөргән вакытта балага табигатькә һәм табигать күренешләренә карата ярату хисләре салына, үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге ачыла, кеше тормышында табигатьнең роле бик зур булуы аңлатыла.
2015 елның 2 апрелендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча яшүсмер кызлар арасында район беренчелеген үткәрде.