ЯҢАЛЫКЛАР



30
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 15 мартында район мәдәният йортында “ФОРПОСТ” узәге, район мәгариф булеге һәм полиция бүлекләре белән берлектә мәктәп “ФОРПОСТ” отрядлары һәм җинәятчелекне  кисәтү буенча эшләүче отрядлар арасында район күләмендә хэрби-патриотик конкурс үткәрелде. 
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә чираттагы педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә яңа федераль дәүләт стандартларына күчү: башлангыч сыйныфларда белем бирү нәтиҗәләре, төп мәктәп курсы өчен белем бирү программасы төзү буенча  эшнең барышы, уку елының III  чиреге нәтиҗәләре,арадаш аттестациягә әзерлек, апрель аенда педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча чыгарылган норматив документлар, чыгарылыш сыйныф укучыларын төп дәүләт имтиханнарына әзерләү мәсьәләләре  каралды. 
28 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы (җитәкчесе өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучы кызыбыз Зиганшина Ландыш (җитәкчесе Галимзянова Фәния Габдулхак кызы) Алабуга шәһәрендә узган «Алло, мы ищем таланты» дип исемләнгән VIII ачык Республика күләм конкурсында катнаштылар. 
“Милли мәдәни мирас” секциясендә чыгыш ясап,  3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Әлфия “Каюм Насыйриның тәрҗемә әсәрләрендә портретның бирелеше” темасына эзләнү эше алып барды. 
27 нчы март көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен,  дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан,  Казан милли  техник эзләнү- тикшеренү университеты  укытучылары  рус теле, математика, химия  һәм физика фәннәреннән консультацияләр үткәрделәр.  
26-27 нче март көннәрендә Казан шәһәренең  экономика, идарә иту һәм хокук институты базасында, өченче халыкара фәнни- гамәли конференция булып узды. Биредә  чит илдән килгән делегация вәкилләре  чыгышы тыңланды. 

Укучыларыбыз ял көннәрен кызыклы һәм файдалы уздыралар. 6нчы, 7 нче сыйныф укучылары белән  Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Укучылар Кремль буйлап сәяхәт кылдылар. Милли музейда булдылар. Күңел ачу үзәгендә,  төрле уеннар уйнап,күңел ачтылар.Балаларга бу экскурсия бик ошады. Алар экскурсияне оештырган сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерделәр.

Алар тирә-якны кардан чистартты, чүп-чардан азат иттеләр. Әлеге мөһим чараны башкару өчен гүзәл затларыбыз бар көчен куйды. Әйләнә тирәдә чисталык, тәртип һәркемне сөендерә бит. Балалар килешенә бакчабыз ялтырап, “көлеп” торсын дип тырышты алар.

Ветераннарыбызга бүләк итеп балалар,  тәрбиячеләр, әти-әниләр үз куллары белән эшлэнгән  картиналардан  фойеда  күргәзмә оуштырылды. Сугыш авырлыгын ботен халык бердэм кутэргэнгэ генэ, безгэ жину курергэ насыйп булды. Җиңү бүләк иткән өчен барлык ветераннарыбызга баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International