ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

Максат: санитар-гигиена таләпләрен үтәү укучылыр өчен дә һәм китапханәче өчен дә бик мөһим.

Күргәзмә экология белән кызыксынучы укучылар өчен тәгаенләнгән. Биредә әйләнә-тирәнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, табигатьне саклау турындагы һәм туган җиребезгә, әйләнә-тирә мохиткә карата булган хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларның әсәрләре белән дә танышып була.  

23-25 март көннәрендә Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак”курчак театр-студиясе артистлары ,Казан шәһәрендә узган “Другое измерение” балаларның һәм яшьләрнең театр осталыгы Бөтенроссия фестивалендә катнашып, курчак театры номинациясендә  3 урын яулап кайтты. 

Куб, өчпочмак, квадратлар... Бу геометрик фигураларны танып белү дәресләре балалар бакчасыннан ук башлана. Аларда балалар мондый төр фигураларны уенчык итеп кенә күрми, ә предметның зурлыгы яки кечкенәлеген өйрәнү өчен файдалана

Агыдагы елның 7 мартында район мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Җиңүнең Ватан 70 еллыгына багышланган концерт узды. Җыр-биюгә, моңга күмелгән чираттагы тамаша район мәгариф бүлеге һәм әлеге тармакта хезмәт куючылар тарафыннан куелды.

2015 елның 28 мартында 1 нче номерлы балалар бакчасы коллективы шимбә өмәсенә җыелды. Алар тирә-якны кардан чистартты, чүп-чардан азат иттеләр. Әлеге мөһим чаран башкару өчен гүзәл затларыбыз бар көчен куйды. 
Бүген 27 март конне профотряд членнары башлангыч сыйныф укучыларына патриотик җырлар өйрәттеләр. Шулай ук тулы көч белән профилактик отрядлар смотр-конкурсына әзерлек бара.

Өмәдә укытучылар коллективы, мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Мәктәп янында  кар астыннан чыккан чүпләр җыелды, асфальт себерелде һәм карлар  таратылды. Һәр елны яз җитүгә башкарылучы бу эшләрдән соң мәктәп яны матураеп калды.

28 март көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында язгы  өмә үткәрелде. Бакча хезмәткәрләре әйләнә-тирәне  чүпчардан һәм кардан арындыру өстендә эшләде.


28
март, 2015 ел
шимбә
28 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә шимбә өмәсе уздырылды. Шимбә өмәсенең максаты – мәктәп янын чүп-чарлардан чистарту һәм бинаны периметры буенча кардан арындыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International