Алар безгә сугыш вакытындагы авыр балачак еллары турында сөйләделәр. Хәзерге тыныч ,матур тормышыбыз белән без бары тик аларга гына бурычлы.
8 март көнне Мирәтәк авылы клубында 8 март Халык-ара хатын-кызлар көненә багышлап "Әнием алтыным"- дигән исем астында Фанис Яруллинның "Кызларның кызганнары"-дигән комедия театры сәхнәгә куелды.
Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хәзиев тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Фахима Сөләймановнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.