ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2022 ел
сишәмбе

27 август көнне Мәдәният йорты каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган «Татарстан, шанлы тарихың бар...», Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Без – мираслы халык» һәм Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы уңаеннан «Күңелләрдә коръән нуры»   дип исемләнгән  китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр.

Әдәби мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйттеләр. Багдад хәлифәсе илчелегенең сәркәтибе  Әхмәд ибн Фазланның Багдадтан Болгарга кадәр үткән юлы картасын буяу аша балаларга Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы аңлатылды. Шулай ук, бәйрәмебез кунаклары өчен шифалы үлән чәйләре һәм өй ризыкларыннан табын әзерләнгән иде.

    22 август көнне Россия Федерциясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия флагы - герб һәм гимн белән бергә Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символларының берсе. Бу көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Хөсәенова Ләйсән, Гайнетдинова Фәния «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә, «Минем Россия-минем флаг» акциясе үткәрделәр. Волонтерлар үтеп баручыларга әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләп, тасма-триколорлар тараттылар. Горур тирбәлгән флаг һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!

Шул уңайдан, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче мәдәният һәм ял паркында «Алар безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балаларга җәлилчеләрнең тормыш юлы, иҗаты һәм батырлыклары турында сөйләнде. Китапханәдә шундый ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде.

Укучыларга тагы да якынаю һәм җәйге каникулларда уку һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан Үзәк авыл китапханәсендә «С книжкой на скамейке» дигән җәйге уку залы эшләде. 24 август көнне укучылар өчен «Читаем вместе, читаем вслух!» дигән җәйге укуларның дәвамы булган чара үткәрелде. Әлеге чара җәйге укуларның дәвамы.

Балалар эскәмиядә утырып, үзләрен кызыксындырган китаплар һәм журналлар белән таныштылар, ошаган мизгелләрен тыныч кына, ә инде кызыклы урыннарын бер - берсенә кычкырып укыдылар.

Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, 24 август көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Җирем, суым, Ватаным- минем Татарстаным!» дип исемләнгән тематик кичә уздырдылар. Әлеге бәйрәм чарасында һәркем өчен кече ватаны булган данлы республикабызның барлыкка килү тарихы белән таныштырылды, «Үз җиремдә – үз җырым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе буенча, республика тарихы турындагы әдәбиятка күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар белән Татарстан республикасының дәүләт символлары - гимн, герб, флаг турында әңгәмә корылды. Казанның истәлекле урыннары буенча сораулар бирелде, шигырьләр укылды, татар халкының милли уеннарыннан «Түбәтәй», «Йөзек салыш» уеннары уйналды. 

Һәр халыкның борынгы гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын, иҗади мирасын барлау, таныту өчен менә дигән мөмкинлек бу. Гореф-гадәтләр, йолалар буыннардан-буыннарга күчкәндә генә тарихта без эзле була алабыз. Шул уңайдан 24 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Капкалы”, “Гөлбану”, “Түгәрәк уен” уеннары уйнаттылар.Уеннар ачык һавада мәдәният йорты бакчасында үткәрелде.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенеә уку залында  “Үлемсез каһарманлык: Җәлил һәм җәлилчеләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә аша китап укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан, шулай ук үз эченә алган  шигырьләр, фотогалерея, фильм сыйдырган “Муса Җәлил” дип аталган дискы белән таныша алалар.  Әлеге материаллар М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең дошманга каршы күрсәткән батырлыкларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Аларның батырлыгы – Кеше рухының көчле була алу үрнәге.

2022 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Үзәк поселыгынан Миннехаҗи һәм Нүрия Салиховлар тәкъдим итте.

Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә, зур төзекләндерү эшләреннән соң, мәктәпкәчә төркем ачылды. Ул 20 баланы кабул итә алачак.  Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, 8 чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, алтынчы чакырылыш Татарстан республикасының  Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы, Татарстан республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Чукин Артем Викторович, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Садриев Камил Гайнетдин улы, мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна катнаштылар һәм балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.

  Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды, балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырылды.

Балалар китапханәче белән бергә тарих юллары буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Россия Федерациясе символлары: тугра, байрак һәм гимн белән таныштылар. Дәүләт символларының нәрсә икәнен, алар ни өчен кирәк булуын, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килүен һәм ничек үзгәрүен белделәр. Уен өлешендә рәсем фрагментлары ярдәмендә РФ туграсы һәм байрагы барлыкка килде. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар . Җаваплар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан эзләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International