ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге бәйрәмгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына, һәм ул 2010 елдан башлап, 22 апрель көнне билгеләп үтелә башлый. ​ Россиядә бу көн 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Шушы максаттан һәм география атналыгы кысаларында бүген Иске Җөри урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары ​ тәрбияви чара үткәрделәр. Бәйрәмнең төп максаты экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт иде. Ахырда күләмле кул эш башкардылар.

22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында «Үз телемдә шигырь сөйлим» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  "Яратабыз сине, Тукай!" һәм "Шигырьләр бәйләме"  номинацияләрендә көч сынаштылар.

21 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Теләченең 1нче һәм 3нче номерлы балалар бакчаларында “Әйдәгез, дус яшик!” исемле музыкаль чара күрсәттеләр.  Әлеге чара 2022нче ел Русиядә Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан оештырылды. Балаларга башка балалар бакчасына йөрүчеләр алдында чыгыш ясарга бик ошады, алар үзләренә бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 21 апрель көнне авылның зыялы хатын-кызларын чакырып Коръән уку мәҗлесе оештырдылар.  Мәҗлескә килүчеләр Коръән сүрәләрен чиратлар гарәп телендә укыдылар. Коръән мәҗлесе - ул Коръән-Кәримне олылап үткәрә торган мәҗлес, ягъни җыен. Бу мәҗлесне үткәрүнең нияте - Коръән уку, аның сүрәләрен тәфсир кылу, ягъни мәгънәсен аңлатып бирү. Мөселман кешесе үзенең әхлагын дөресләр, иманын ныгытыр өчен бары тик Коръән китабына таянырга тиеш. Коръән мәҗлесләре уздыру саваплы гамәлләрдән санала. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез.

Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре 26 апрель көнне  1 сыйныф укучылары белән бөек  татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “ Тукай безнең йөрәкләрдә” дип  исемләнгән  очрашу үткәрделәр.  Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, шагыйрь турында призентация карадылар.Г.Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясадылар, шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып укыдылар.Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Габдулла Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Бөек шәхес турында күбрәк укыган саен аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.
Балыклы авылы мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп белән берлектә үткән "Без-Тукай варислары" дигән сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә балалар бөек язучының шигырьләрен яттан сөйләп,аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

27нче апрельдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Моңлы дөнья» I Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты булды.

Әлеге халыкара фестиваль-конкурста катнашып райондашларыбыз - Иске Җөри авыл мәдәният йортыннан Ильяс Фархуллин, Илфат Имамиев 1че дәрәҗә лауреат,  Имамиев Айрат 3че дәрәҗә, "Таллы күл" ансамбле 3че дәрәҗәдәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин!

27 апрель көнне, Шәмәрдән мәдәният йортында «Татар кызы-2022» республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Балтач, Питрәч, Әтнә районнарыннан чибәр, уңган-булган татар кызлары катнашты.  Теләче районы данын Баландыш авылыннан Гыйлаҗова Таңсылу уңышлы яклап конкурсның республика турында катнашу мөмкинлеге алды. Чын күңелдән тәбрик итәбез, яңа үрләр һәм уңышлар  теләп калабыз, Таңсылу!

 Чернобыль АЭСДА һәлакәтләр корбаннарын искә алу көнендә, Сауш мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чернобыль-халык хәтерендә»дип аталган мәгълүмати программа үткәрделәр. Катнашучылар Ул көннәрнең куркыныч фаҗигасе һәм үзләре һәм якыннары өчен бу авариянең нәтиҗәләрен онытырга ярамавы турында искә төшерделәр.

Вакыт бик тиз уза. Бөек Ватан сугышы ветераннар саны да сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең  оныкчыкларына Сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма ул чактагы вакыйгалар алга таба киткән саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк басыла. Җиңү көне алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, Айдар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә "Хәтерне тере саклаучылар" дигән акциягә кушылдылар. Алар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Әңгәмә барышында тыл хезмәтчәннәре үзләренең биографияләре турында сөйләп хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераннарына Җиңү бәйрәме уңаеннан Теләче муниципаль башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткалары, күчтәнәч тартмалар тапшырылды.Аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International