Без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә, аңлашылмаучанлык чикләре юкка чыга. Без бер гаиләгә әйләнәбез, анда шатлык арта, авырлыклар исә барыбызга да уртак. Илләр бердәмлегендә — безнең гомуми көчебез, гомуми киләчәгебез. Тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен безгә бары тик бергә, җилкә-җилкәгә булырга кирәк. Халыкларыбыз арасындагы дуслык көннән-көн ныгый торсын, чөнки без бердәм булганда — без җиңелмәбез. Шуларны аңлату максатыннан 26 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән тематик кичә үткәрделәр. Бу чара «Халыклар дуслыгында-илнең бердәмлеге!» - дип аталды.
Татар халык орнаменты, декоратив-гамәли сәнгатьнең төп чарасы буларак, халыкның формалашу һәм үсешенең катлаулы тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен чагылдыра.
24 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында “Татар орнаменты” исеме астында масстер-класс үтте.
Чара кысаларында яшүсмерләргә бизәкләрнең күп төрле стильләрен һәм вариантларын күрсәтүче эш үрнәкләре тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар чигү үрнәкләре төшереп кулъяулыклар чиктеләр.
Һәр яңа китап — ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар әдәбият сөючеләрнең уку өстәлләрендә лаеклы урын алыр, ялларын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Яңа кайткан китаплардан «Яңа китап – яңа ачыш» исемле күргәзмә эшли. Яңа әсәрләр, яңа авторлар, шигърият, тарихи китаплар - болар барысы да сезне көтә! Сезне китапханәдә көтеп калабыз!
2026 елның 25 март көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
23-24 март көннәрендә Базарлы Матакта өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов Илнар Камил улы җитәкчелегендәге футболчылар командасы футзал буенча 2015-2016 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты. Ярышларда республиканың иң көчле 9 командасы катнашты. Безнең яшь футболчыларыбыз җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм пьедесталның өченче баскычын яуладылар. Егетләрне һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!
2026 елның 24 мартында Теләче муниципаль районында, хуҗалыкларның 2026 елнын язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында, хуҗалыклар арасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү оештырылды.
2026 елның 24 мартында «Батыр» спорт комплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс, 7-9 класс кызлары һәм егетләре арасында Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Гали кызы Кәримова призына хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган Өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда районыбызның 7 мәктәбеннән 80 яшь теннисчы катнашты.
Урман-табигатьнең иң бөек иҗаты, җирнең матурлыгы һәм горурлыгы. Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне 1971 елның 21 мартыннан башлап билгеләп үтелә.
23 март көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында 134нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә янгын-тактик дәрес үткәрелде (алга таба ПТЗ). ПТЗ барышында янгын чыккан очракта гамәлләрне эшләп карау буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.
Неустойка - ул штраф санкциясе, ул акчалата рәвештә күрсәтелә һәм килешү шартларын бозучы тарафыннан түләнә.