Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсадуллина Зөлфия Наилевна “ Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия конкурсының “ Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңү яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачу көннәрендә Теләче урта мәктәбендә ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар уздырыла. 22 нче гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асадуллина Зөлфия Наилевна 3 сыйныфта ачык дәрес һәм милли бәйрәм үткәрде.Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Күңелле бәйрәм балаларга бик ошады. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын бергәләп саклыйк.
Дәрес үсеп килүче буынның иҗтимагый һәм аның гражданлык позициясен формалаштыру, терроризмның асылын аңлату, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү өчен үткәрелде. Террорлык актына алдан әзерләнергә мөмкин түгел, шуңа күрә һәрчак сак булырга кирәк. Соңыннан балаларга «теракт янаганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре»турында белешмәлек таратылды. Балаларның бурычы-алар белән өйдә танышу һәм туганнарына , танышларына җиткерү.
Укучыларның туклану мәсьәләләре буенча кайнар линия.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек кысаларында , 2 нче февраль көнне 10.00 -17.00 сәгатьләрдә , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары «Мэрхэмэт-милосердие» берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белән берлектә, “ Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча “Хатын – кыз игътибары” дип аталган “кайнар линия” телефоны эше үткәрә.
23 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуны оештырдылар. “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән бу чарада укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында аңлатылды. Урамда шикле кешеләр күренсә хәбәр итәргә кушылды. Шулай ук эшләнгән папкалар, стендлар белән таныштырылдылар.
24 гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, укучылар өчен «Холокость – больше никогда» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде, презентация курсэтелде. Максаты: толерант аң, тарихи фикер йөртү һәм геноцид корбаннарына хөрмәт тәрбияләү.
Матурлыкны күрә,аны тудыра белгән кеше беркайчан да начар эш-гамәлләр кылмый.
22январь көнне Балыклы авылы мәдәният йортында үткән "Матурлык серләре"дип исемләнгән чарада гүзәл затларыбыз белән матур итеп киенү,бизәнү,чәчләрне тәрбияләү турында түгәрәк өстәл артында сөйләшеп,тәҗрибә уртаклашты.
Әлеге юнәлеш буенча Күкчә авыл клубында, китапханә белән берлектә төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Туган телем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә балаларга туган телебезнең никадәр кадерле булуы турында сөйләнелде һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды.
Матбугат көне – ул кәгазь мәгълүмат таратучылар бәйрәме, вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме. 22 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә "Матбугат дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче 2021 елның беренче яртыеллыгына периодик басмаларның исемлеге белән таныштырды. “Безнең мирас”, “Идел”, “Мәйдан” журналларының яңа саннарына күзәтү үткәрелде.
22 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы Дәүләт янгын надзоры начальнигы Хакимуллин Ленар Мулланурович һәм өлкән инспектор Тимерханов Ленар Марселевич булып киттеләр. Алар мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Ленар Мулланурович һәм Ленар Марселевич укучыларга һәм укытучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.