ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

18-27 гыйнвар көннәрендә  «Блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе уза. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар һәм «Блокаданың онытылмас авыруы» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.

Сез, мөгаен, « Ана капиталы» программасы турында ишеткәнсездер, ә бәлки анда катнашкансыздыр. Әлеге федераль программаны 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча кабул иттеләр.

2021елның 26 гыйнварында Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З. тарафыннан рус халык әкиятләрен уку буенча яңа технология кертелде. «Шалкан» әкиятен тыңлаганнан соң балалар әкияттән өзек күрсәттеләр. Әкиятне уйнатыр алдыннан балалар үзләре рольләрне бүлештеләр. Чара ахырында укылган әсәр турында фикер алышу булды. Балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Әкият балаларны тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы булып тора.

2021 нче елның 22 нче гыйнварында Теләченең 2 нче балалар бакчасы базасында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннәтова Г.Р. Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында балалар белән кинотренинг үткәрде.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

30 январь-1 февраль көннәрендә  Казан шәһәрендә  татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар теленнән  республика фән  олипиадасы узды. Баландыш төп мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия уңышлы чыгыш ясап  , призлы урын яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы.Котлыйбыз!   

2020 елның 31 гыйнвар көнендә Олы Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллина Тәгъзимә Вәлиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгзимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин hәм  Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы да, Тәгзимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Һөнәрнең нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль икәненә төшендерүгә ирешү максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында « Һөнәрләр илендә» диеп аталган шөгыль узды. Тәрбияче Сабирҗанова Л.М. белән берлектә балалар авыл хуҗалыгы эшләре белән таныштылар, аннан кызыклы «Кемгә нәрсә» дидактик уенын уйнап белемнәрен ныгыттылар.

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. 26 гыйнвар көнне, тарихи дата уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга сугышның авыр көннәре,​ Ленинград камалышында яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлеге, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы, блокадада калуы турында сөйләделәр. Камалыштагыларның​ икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турындагы әңгәмә балаларда зур тәэсир калдырды.

Бу көнне 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелде. Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә кичерергә туры килгән нәрсәләрне кичерү-ул чын батырлык. Бу хакта безгә барыбызга да истә тотарга Һәм хәзерге буынга җиткерергә кирәк.   Кешеләр ул дәһшәтле сугыш турындагы мәңгелек хәтерне сакларга бурычлы. Шул уңайдан , 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белделәр.  Алар хөрмәтенә Хәтер шәме кабызылды.

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән аңлату сәгате узды. Холокост - инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International