Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең тарих укытучысы Асманова Т.М. фән атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исемле интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар.
Әниләр бәйрәме- йөрәктәге иң изге хисләрне уята торган бәйрәм. Әни, әнием Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Әни ул-яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниләр көне унаеннан 29 ноябрь конне мәктәбебездә әниләр өчен “Әнием-күңел кояшым” дигән бәйрәм чарасы үтте. Укучылар әниләренә багышлап, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге бәйрәмнән әниләр дә, укучылар да бик канәгать булып таралыштылар.
27 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Аналар көне уңаеннан "Ул даһи, ул кабатланмас - Ана дигән бөеклек!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә - Әниләргә мәхәббәт - изге хисләр хакында барды. Балалар бу әңгәмәдә әниләр турында язучыларның әсәрләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм әниләргә бүләк тә ясадылар.
27нче ноябрь көнне Теләче № 3 балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалы булып узды. Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан алты педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер класс күрсәтә белүдә ярыштылар. Бу бәйгедә үзебезнең Шәдке балалар бакчасынан тәрбияче Валимухаметова И.Г. катнашты . Катнашкан тәрбиячебезгэ зур рәхмәтебезне җиткереп, ана иҗади уңышлар һәм алга таба да актив булуын телибез.
Әни булу гаять олы, мактаулы бурыч. Әниләребез – бөтен гомерләрен балаларга багышлаган кешеләр. Алар безнең уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый. Бердәнбер иң якын, иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләребез сез –әниләр. Шушы уңайдан, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә, әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чарада балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр. Ә бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Зал кунаклар белән тулы иде. Алып баручылар җыелучыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда яхшы кәеф һәм дустанә мөнәсәбәт атмосферасы тудыра алды. Яшь артистлар башкаруында Әниләр турында җырлар яңгырады. Бер-бер артлы сәхнәгә яшь талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, сценкалар уйнаттылар, һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланды. Кемдер сәхнәдә беренче адымнарын ясаган, кемдер чираттагы тапкыр авыл мәдәният йортында үз йолдызлары булуын исбатлаган. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар.
27 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Яшь гражданнар форумы булып үтте. Форумда Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы җитәкчесе Е.И.Согрина һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе социаль эшләр буенча урынбасары Д.С.Гиниятуллин катнашты. Укучылар төркемнәрдә эшләделәр, үзләренең проектларын якладылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
27 ноябрь көнне Теләче № 3 балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалы булып узды. Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан алты педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер- класс күрсәтә белүдә ярыштылар. Бәйгедә безнең балалар бакчасыннан Сабирҗанова Л.М.да катнашты. Ул барлык этапларны да яхшы узып югары күрәткечләргә ия булды. Катнашкан тәрбиячебезгә зур рәхмәтебезне җиткереп, аңа иҗади уңышлар һәм алга таба да актив булуын телибез.
Чараның төп максаты: «Коррупция» төшенчәсен үзләштерү, нәрсәсе белән ул җәмгыяткә куркыныч, коррупциягә каршы законнар белән танышу.
Укучылар коррупция турында нәрсә беләсез, коррупция нәрсә ул дигән сорауларга җавап бирделәр.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы китапханә җитәкчелеге белән берлектә нинди дә булса вакыйгага, истәлекле датага багышланган тематик экскурсияләр үткәрергә тырыша.