2019 елның 27 ноябрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча кызлар җыелма командалары арасында Теләче районы беренчелеген үткәрде.
27нче ноябрь көнне Теләче № 3 балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалы булып узды. Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан алты педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер класс күрсәтә белүдә ярыштылар.
Бу бәйгедә җиңүче булып безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтова И.Н. танылды. Аны бу лаеклы җиңүе белән чын күңелдән тәбриклибез.
Чара барышында изге теләкләр белән беррәттән әнкәйләребезгә багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара китап укучыларыбыз күңеленә хуш килде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, Яңа Ел бүләкләрен 2019 елның 2 декабреннән 21 декабренә кадәр сайлау буенча «кайнар линия» оештырылды.
Телэче боз сараенда ирлэр командасы арасында хоккей буенчы Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу сезонда бу 7 уен. Телэче хэм Казан командалары коч сынашты. 2:1 исэбе белэн казанлылар жинде.
26 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 2005нче елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча ТАССР ның100 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы беренчелегенә ярыш укәрелде. Ярышта безнен мәктәпнең бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады. Уен нәтиҗәләре буенча 4 нче сыйныф укучысы Раил Тимербаев, 6 нчы сыйныф укучысы Мубаракшина Ч. 1нче урын алды, калган укучылар призлы урынга лаек булды һәм грамота, медаль белән бүләкләнделәр. Гомуми нәтиҗә буенча безнең мәктәп укучылары 1 урынны яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! (тренерлары – өстәмә белем бирү педагогы А.Ф. Җәббаров)
25 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә республика кысаларында иглан ителгән “Китапка икенче тормыш” акциясе буенча нәтиҗә чыгарылды, грамота һәм призлар тапшырылды. Бу акциянең максаты - мәктәп китапханәләренең китап фондын баету һәм балаларны китап укуга тарту иде.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.
Бу бистәдә үзара салым темасына багышлап үткәрелүче икенче җыен. Аның беренчесе, кичә, 30 ноябрьдә шул ук мәдәният йортында узган иде. Авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников җитәкчелегендә узган җыенда үзәклеләр 500 сум үзара салым акчасы җыярга килешенделәр һәм әлеге карарны яклап бердәм тавыш бирделәр.
Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында үтте һәм анда 6 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатова И.Н.— „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды, Теләче 3нче номерлы балалр бакчасы логопеды Шаймарданова М.Н.- 2 урынны алды, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирзянова Л.М.- 3урынга лаек булды. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!