ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Теләче урта мәктәбендә Бөтенроссия ачык дәресе кысаларында яшь буынны Россиядә салым системасы тарихы белән таныштыру максатыннан чара оештырылды. Ачык дәресне  Теләче территориаль җирлеге салым хезмәте баш инспекторы И.С. Шиһәбетдинов  һәм эшмәкәрлекне оештыру буенча ярдәмче Э.Н. Халикова  үткәрде.

2019 елның 26 ноябрендә «Батыр» спорткомплексында  2005-2006 елларда туган, 2007-2008 елларда туган, 2009 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде. Ярышта 8 мәктәптән 82 укучы катнашты.

Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин һәм Камиль Садриевка мөрәҗәгать иттеләр. Депутатлар мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңладылар, файдалы тәкъдимнәрен җиткерделәр һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирделәр.

22  нче   ноябрьдә Теләче урта мәктәбенең  6 б  сыйныфы укучылары  Әниләр көненә багышланган  бик матур кичә үткәрделәр. Укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан балалар әниләренә үзләренең бүләкләрен  бирделәр. Кичәдә  балаларның һәм әниләрнең бергә күңелле сөйләшүен сыйныф җитәкчесе Е.Я.Нуртдинова оештырды.

Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан  бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр. 23 ноябрь Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә  «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучылар һәм аларның  әниләре белән “Галиҗәнәп әни” дип исемләнгән чәй өстәле артында күңелле кичә үткәрелде.  Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Балалар да, әниләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр:  төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар.

Бу көнне әниләргә бүләкләр тапшыру кабул ителде, шуңа күрә дәрестә балалар матур открытка ясарга тырыштылар. Иҗади эш вакытында балалар әниләре турында сөйләделәр, әниләр турында шигырьләр һәм хикәяләр искә төшерделәр, «Әнине бел» викторинасында катнаштылар.

Бәйрәм уңаеннан Шармыш авылында "Быть, матерью завидней доли нет" дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырылды. Чара барышында авыл халкы бәйрәмнең тарихы белән танышты.   Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт белән чыгыш ясадылар, анда җырлар җырладылар һәм әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар белән «Мамина шкатулка» һәм «Мамины дела», «Ответь на вопрос ромашки» дигән уеннар үткәрделәр, табышмакларга җавап бирделәр.  Китапханәнең уку залында «Быть, матерью завидней доли нет» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

2019-20 уку елына еллык план нигезендә, бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында " Балалар бакчасында экологик тәрбия "дигән тема астында педагогик киңәшмә узды. Әлеге темага кагылышлы сорауларга җавап әзләү максатыннан өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. доклад укыды, аннан Мөлекова Г.Ф.үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Җыелешның икенче өлешендә  педагоглар ике командага бүленеп, эшлекле уен формасында, экологик тәрбия буенча фикер алыштылар. Бакчада булачак конкурсларның нигезләмәләре белән таныштылар, яңа ел бәйрәмнәре вакытынна куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үттеләр. Гомумән алганда, киңәшмә бай эчтәлекле, күңелле, мавыктыргыч булды.

Әниләр көне ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан  бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр. 24 ноябрь Олы Мәтәскә китапханәчесе дә үзенең актив укучыларының әниләрен китапханәгә чакырды. Алар өчен мул итеп табын әзерләнде. Әниләр  рәхәтләнеп ял иттеләр:  төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International