ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

23 ноябрь көнне Халыкара Әниләр бәйрәме көне уңаеннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Әниемнең җылы кочагына изгелекнең сыйган барысы да» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм тантаналы һәм күңелле үтте.  Әни булу бәхетен сынаган хатын-кызлар сәхнәдән яңгыраган дулкынландыргыч сүзләрне бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

24  нче   ноябрьдә Теләче урта мәктәбенең  8 а  сыйныф укучылары  әниләрен  матур концертка чакырдылар. Әниләр көненә багышланган кичәдә   балаларның һәм әниләрнең бергә күңелле очрашуын  сыйныф җитәкчесе Э.Р. Казакова   оештырды.

2019 нчы елның 23 нчы ноябрендә Айдар авылында  2020 нче елда үзара салым кертү һәм гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салым акчаларын куллану мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды. Үзара салым кертү турындагы карар ачык тавыш бирү юлы белән үткәрелде. Җыенда торак пунктта яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы катнашты. Бертавыштан 2020 елда гражданнарның үзара салымын кертү һәм алынган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә куллану турында Карар кабул ителде.

Армия  хезмәте, туган якны,әти-әнине һәм якын дусларны сагынулар исәпкә алынды .Хезмәт куеп кайтан солдатка алдагы тормышында уңышлар, хәерле гомерләр теләнде. 

22 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында “Шатлык” халык театры  2019 ел  - Театр елы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Сәет Шәкуровның “Саф күңелгә тап төшми” спектаклен сәхнәгә куйды.

Әни, әнекәй... Кеше туганнан алып соңгы көнгәчә шушы исемне ничә мәртәбәләр кабатлый икән? Әни – гаиләне җылытучы учак кебек бит ул. Янда әни булганда, аның барлыгын тойганда, сиңа рәхәт, тыныч. Шатлыклар уртак, авырлыклар килсә син  ялгыз тугел...

25 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Әниләр көненә багышланган "Тормыш матурлыгы әниләрдә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә һәм киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Равилә Шайдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә.
23 ноябрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә уздырылучы газиз аналарга “Илгә матурлыкны, сез бирәсез, газиз әниләр”- дип исемләнгән  кичә уздырылды. Хөрмәт йөзеннән, энилэрнен авыр эшләрендә түземлек теләп моңлы җырларыбызны, матур биюлэребезне җиткереп, энкэйлэребезгэ бәйрәм кәефе бүләк ителде. 

Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эш алып бару, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсен балаларга аңлату мәдәният хезмәткәрләренең  төп бурычы булып санала.  Шул уңайдан  23 ноябрь көнне “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы”- дигән исем белән төрле сыйныф укучылары катнашында әңгәмә-кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга кыскача терроризм һәм экстремизмг турында  аңлатып үттеләр.

22-25 ноябрь көннэрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә әниләр көне уңаеннан чаралар үткәрелде. 5-8 сыйныфларда "Әнием-күз нурым" , 9-11 сыйныфларда "Рәхмәт әниләргә!" дип исемләнгән бәйрәм кичәләре булып узды. Бүген, 25 ноябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары һәм башлангыч сыйныф укучыларының әниләре өчен "Бәйрәм белән әнием" кичәсе үткәрелде. Барлык чараларда да балалар һәм әниләр актив катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International