16 октябрь көнне мәдәният йорты белән берлектә яңа китапларга күзәтү үткәрелде. "Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәнәр. Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Китапханәче белән мәдәният йорты мөдире укучыларны җәлеп итү максатыннан әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укып ишеттерделәр. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннанрак таныштылар.
Бу көнне 1552 елда Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган кардәш-якташларыбыз искә алына. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Дәверләргә ялгап елларны“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, урын алды. Үз тарихына битараф булмаганнарда күргәзмә кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз.
13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән 7 нче төбәкара акциягә кушылды һәм «Открываем книги Лермонтова» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Укучылар шагыйрьнең тормышы турында-кайда тууы, әти-әнисенең кемнәр булуы, балачагы турында белделәр, иҗаты белән таныштылар. Бик кызыксынып шагыйрьнең «Парус», «Осень», «Солнце осени", «Казачья колыбельная песня», «Родина», "Бородино", «Утёс» шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында балалар «Белеет парус одинокий»» шигыренә рәсемнәр ясадылар.
Россиянең бөек улы, шагыйрь, прозаик, драматург, рәссам М.Ю. Лермонтовның 205 ел тулу уңаеннан, 16 октябрь көнне Субаш авылы китапханәсе «Поэтический мир Лермонтова" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә укучыларга Михаил Юрьевич Лермонтовның әсәрләрен укып искә алырга, аның биографиясе белән танышырга, мөмкинлек бирә.
Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Субаш авылы китапханәсендә "Үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында материаллар урын алды.
15 нче октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар халкының хәтер көненә багышланган “Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле..."-дигән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер-китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. 15 нче октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар халкының хәтер көненә багышланган “Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле..."-дигән хәтер сәгате үткәрелде.
1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 467 ел.
16 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында Бөтендөнья Авыл хатын-кызлары көненә багышланган «Авыл хатын-кызы, дан һәм хөрмәт сиңа» дип исемләнгән кичке утырыш үткәрелде.
Әбде мәдәният йортында авыл хатын-кызлары көнен билгеләп үттеләр. Халыкара авыл хатын-кызлары көне ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә.