Баландыш төп мәктәбе китапханәсендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” акциясе уза.
14 октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсе "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» акциясендә катнашты. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән уздырылган әдәби сәгать "Лермонтов дөньясы " - дип аталды.
Һәр авылның үзенә генә хас йолалары, яратып үткәрә торган бәйрәмнәре була. Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты да 15 октябрь- бөтендөнья авыл хатын-кызлары көненнән читтә калмый.
Кичә Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменендә көн “Икмәк табынга ничек килә?” темасы астында узды.
Шармыш авыл китапханәсе «Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе» нең «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән Төбәкара акциясендә катнашты. 15 октябрь көнне, бөек рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның туган көнендә, китапханә бер көнгә «Почемучки» клубы балалары өчен әдәби кунак уздырды. Без "М.Ю. Лермонтов тере легенда" күргәзмәсе янында әңгәмә уздырдык. Аннары Лермонтов әсәрләрен кычкырып укыдылар, балалар шигырьләр, «Ашик-Кериб» әкиятен сөйләделәр. Без чараны «Лермонт турында нәрсә беләбез» экспресс - викторинасы белән йомгак ясадык.
Бүген ул уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә узды. Кечкенәләр үзләренең матур шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Әлбәттә, бәйрәм түрендә Көзбикә булды, ул балалар белән рәхәтләнеп күңел ачты, соңыннан узенең уңышларыннан күчтәнәчләр калдырып китте. Бәйрәмнәр бик күңелле узды.
Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә «Китапка икенче тормыш бүләк ит!» акциясе узды. Акциянең максаты- мәктәп китапханә фондын әдәби китаплар белән баету, укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту иде. Укучылар акциядә актив катнаштылар.
«Алтын яфрак» һәм салкын көзге һава торышы алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Көз»темасына рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр төрле-төрле килеп чыкты, һәм бер-берсенә охшамаган. Барлык рәсемнәрне педагоглар балалар бакчасында оештырылган баланың иҗат күргәзмәсенә куячак.
15 октябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсе “Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән VII нчы төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында “Лермонтовны укы!” девизы белән шигърият сөючеләр Михаил Юрьевичның , «К гению», «К Сушковой», «Смерть поэта», «Сосед», «Парус», «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар. Китап укуны алга этәрү максатыннан китапханәче, Лермонтов шигырьләрен кибеттә, мәктәптә, китапханәдә укырга тәкъдим итте.
15 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре" дип исемләнгән VIl төбәкара акциясе кысаларында Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "М.Ю.Лермонтовны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби библиодәрес үткәрелде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Утес», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шулай ук укучылар игътибарына "Аның исеме йөз еллык түгел..." дип исемләнгән М. Ю. Лермонтовның китаплары буенча өстәл әдәби күргәзмәсе тәгъдим ителде.