ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бәйрәм программасы 3 өлештән тора иде: кереш, котлау һәм күңел ачу. Чара чәй өстәле артында күңелле сөйләшү белән тәмамланды.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Өлкәннәр көне” уңаеннан  өлкәннәрне бәйрәм белән котлап күчтәнәч пакет өләште.

Яңа китаплар белән якынрак танышу өчен балаларга “Бу китапны укы” дип исемләнгән күргәзмә тәгъдим ителде.

30 сентябрь көнне Теләче беренче балалар бакчасында Бөтендөнья елгалар көне узды. Балалар безнең җирлектә нинди елгалар агуын искә төшерделәр, елганың сулыктан ни белән аерылуын ачыкладылар

27-29 нчы сентябрь көннәрендә Теләче урта мәктәбе укучылары информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов җитәкчелегендә «Цифровой прорыв»дип исемләгән Бөтенроссия конкурсының  финал өлешендә катнашып кайттылар.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.     Конкурста  катнашу  өчен бүген  үк   molpred-116.ru сайтында  анкета  тутырырга һәм  info.mpr2019rt@mail.ru электрон  почтасына  җибәрергә  кирәк.    Гаризаларны  кабул  итүнең  соңгы  көне  – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче  бүләккә  СММ буенча  онлайн белем  алу  курсын  алачак.  

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Иван Лебедев  әйтте.

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Урта Мишә авыл китапханәсендә яңа газет-журналларны тәкьдим итеп даими күргәзмә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International