30 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшырды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота.
27 сентябрь – мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне! Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!" дип исемләнгән акция уздырдылар.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Мәктәп укучылары, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында әзерләнгән концерт номерлары өлкәннәребез тарафыннан җылы кабул ителде.
Октябрьнең беренче көнендә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. 1 октябрь көнне Шәтке мәдәният йортында, Шәтке авыл җирлеге Советы, спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте, мәдәният хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен “Сезнең эшләр, сезнең акыл көче, мәңгелеккә җирдә калачак” дигән исем астында зур бәйрәм чарасы оештырдылар.
“Өлкәннәр – Сез тормыш бизәге” исемле очрашуда җанлы әңгәмә булды һәм пакетлар өләшенде.
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Бәйрәм көне уңаеннан Урта Мишә авылы өлкәннәре клуб бинасына чакырылып, мул итеп әзерләнгән табыннар артында хөрмәтләнде.
1 октябрь көнне Олы Нырсы авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Авылның өлкәннәре мәдәният йорты бинасында, мул итеп әзерләнгән табын артында хөрмәтләнделәр.
1 октябрь көнне Иске Җөри мәдәният йортында “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды
1 октябрь – Олылар көне. Олы Мәтәскә авылында “Өлкәннәр тормыш бизәге” дигән исем белән шушы көнне Олылар көне билгеләнеп үтте