ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Безнең укучыларыбыз биредәге күргәзмә аша танышып бүгенге датаны,  иң мөһим тарихи вакыйгаларны үз эченә алган көн, дип истә калдырырлар.

Әбде авыл китапханәсендә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 74 ел тулу уңаеннан, балаларга бу дәһшәтле сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары турында сөйләнде. Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта, Японияне җиңгән вакытта тәмамлана.

Балаларга дөнья турында мәкальләр язарга тәкъдим ителде. Бәйрәм «Кояшлы круг»җыры белән тәмамланды.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны  өйләренә укырга алдылар.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең педагогик коллективы һә укучылары өчен быелгы яңа 2019-2020 нче уку елы яңартылган бинада башланып китте. Бу мөһим вакыйга уңаеннан укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне депутатыбыз Садриев Камиль Гайнетдинович


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2 сентябрь – Белем бәйрәме  Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Көзнең беренче көне  астра һәм хризантема, гладиолус һәм георгин  чәчәкләренең чуарлыгы, нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре  тоткан укучылар, аларнын йөзләрдә елмаю һәм күзләрендәге дулкынлану хислэр.

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган  Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да.

Татарстан  Республикасы көнендә  “Казан” халыкара  ат  спорты  комплексында Татарстан  Республикасы  Президенты   кубогына  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призына   ат  чабышлары  узды.  Биредә  шулай  ук  Республика көненә  багышланган   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  продукциясеннән  күргәзмә-ярминкә  оештырылган  иде.

Татарстан  Республикасында  бүгенге  көнгә   65%,  ягъни    930 мең  га ашлык  мәйданда  ашлык җыелган. Бер гектардан  уртача  30,4 центнер ашлык  чыга.  Иртәгә  яңа  уңыштан   амбарларга    салынган ашлык  3  млн.  тоннага  җитәчәк. Мондый  саннарны  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  китерде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International