Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында эш урыннарына махсус бәя бирелде.
2019 елның 27 август көнендә Олы Нырсы авылында яшәүче тыл ветераны Сафина Хаҗәр Зиннәт кызына 90 яшь тулды.
2019 елның 25 август көнендә Түбән Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Газизуллин Сидик Газизулла улына 90 яшь тулды.
2019 елның 25 август көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Осина Елена Ильиничнага 90 яшь тулды.
Республика халкыннан сатып алына торган сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
Август ае рейтингы йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләр Татарстанның Чистай (20,71 сум), Буа (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач (20,29 сум) районнарында. Аларда халыктан сатып алына торган сөткә бәяләр республика буенча уртача бәягә (18,06 сум) караганда югарырак.
25 август көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә яңа кайткан китаплардан торган ,"Яңа китап яңа дус" дигән китаплар күргәзмәсе төзелде.
25 август көнне Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Челтер-челтер чишмәбез" дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.
Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә.
Ямбулат авылы китапханәсендә Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган "Батырлык һәм халык горурлыгы символы" дип исемләнгән аң - белем сәгате үткәрелде.