Баландыш авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплар белән «Китапханәдә яңа китаплар " дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җазалап үтерелүенә 75 ел.
Анда балалар Татарстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү,республика казанышлары һәм үз хезмәтләре белән туган ягыбызны данлаган кешеләр турында таныштылар.
29нчы август көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. , "Сак булыгыз-балалар!" профилактик чаралар кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә оештырды.
Педсоветта җәйге сәламәтләндерү чорында балалар бакчасы эшенә анализ ясалды.
Сезне Теләче муниипаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Республика көне белән кайнар котлыйм. Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.
27 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Борчылу кыңгыравы» дигән темага экологик әңгәмә үткәрелде. Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
25 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Салават күпере" китапханә берләшмәсе балалары өчен «Кояшлы аланда " дип исемләнгән экологик уен-сәяхәт үткәрелде». Китапханәче әйләнә-тирә мохитнең нәрсә икәнен һәм аның нинди компонентларын үз эченә алуын сөйләде.
28 август көнне Үзәк авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Балаларга юл кагыйдәләрен белергә кирәк» дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче балаларга транспорт чараларының нинди булуы турында сөйләде.
28 август көнне «Тюлячинка» ял паркында, Теләче җирлекара һәм район балалар китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Курск – хәрби дан шәһәре» дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрелде.