26 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Фәнил Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан «Туган ягым язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Якташ язучыларыбызның китаплары бик кирәк һәм алар кешеләр күңелендә һәрвакыт тере кайтаваз табалар. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган як турында белемнәрне киңәйтә һәм баета. Ф. Галиевның тормышы һәм иҗаты белән танышу китап укучыларга аның әсәрләренең сәнгати дөреслекне, милли теленең матурлыгын, фикер һәм хисләренең тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Бу атна Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында чәчәкләргә багышланган иде. Масатлары -чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауны ныгыту; элегрәк алган белемнәрне мөстәкыйль кулланырга өйрәтү; табигатьтә экологик-грамоталы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү; балаларда эмоциональ фикер һәм эстетик хисләр уяту.
25 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә, Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе эшләнде.
24 июль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Тюлячинка” ял паркында Фәнил Галиевның 80 яшьлеге уңаеннан, иҗатына багышлап викторина уздырдылар. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп, Фәнил Галиевның иҗатын тирәнтен өйрәнделәр. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән белешмәлекләр дә зур кызыксыну уятты.
18 июль көнне “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында Олы Нырсы авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.
Айдар авыл китапханәсе сезгә буш вакытыгызны файдалы итеп уздыру өчен: яңалыклар белергә, иҗат белән шөгыльләнергә, яраткан китап -журналлар белән танышырга ярдәм итәчәк.
Балалар өчен кычкырып китап укулар, китаплар буенча фикер алышулар, әңгәмәләр, викториналар, уеннар балаларның буш вакытларын кызыклы гына түгел, файдалы итеп уздырырга да мөмкинлек бирәчәк.
24 июль көнне китапханә "Библиоалан" да балалар өчен «Бергәләп укыйбыз!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырды.
24 июль көнне “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында Олы Тиләҗе авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.
Балалар кече яштән үк тикшерергә, эзләнергә яраталар, ә җәй - кояш яктылыгы, җил, су, ком белән тәҗрибә уздыру өчен иң яхшы чор. Җәй көне генә пычранудан һәм чыланудан курыкмыйча, туйганчы тәҗрибәләр ясап була.
24 июль көнне “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында Түбән Саурыш авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.