ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кызганычка каршы, алар көннән көн азая бара... Ләкин алар йөрәкләренә уелып калган ачлык-ялангачлыкны күрүләре, сугыш башланганда 10-13 яшьлек сабыйлар булсалар да, басуда өлкәннәр белән бертигез эшләүләре, ниләр кичерүләре турында сөйләделәр. Чөнки аларга үзләре өчен генә түгел, ә сугыш кырыннан кайтмый калганнар өчен дә эшләргә кирәк иде... Тыл хезмәтчәннәре, аларның хезмәт батырлыгы турында онытмаганнарына бик шат.

Тузганак-  язгы чәчәкләрнең берсе, ул кояш кебек сары таҗлары белән барлык тирә-юньгә нур сибә. Бүген 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Йосыпова Г.Ф. белән берлектә саф һавада бу чәчәкләрне күзәттеләр, төп өлешләрен өйрәнделәр: сабагын, яфракларын, чәчәкләрен аердылар һәм аларны тасфирлап сөйләделәр. Гөлсинә Фәүхетдиновна балаларга иртән, кич, яңгыр алдыннан тузганак чәчәкләре ябыла; сары чәчәкләрен атып бетергәч, ул йомшак ак башлы чәчәккә әверелә һәм аның орлыклары талгын җилдә таралып очып китә, дип аңлатты.

Быел без Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәбез, һәлак булган каһарман сугышчыларның  якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга  һәм тыл хезмәтчәннәренә  хөрмәт күрсәтәбез. 8 май көнне Айдар авылында, сугышта  һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янында, авыл китапханәсе, мәдәният йорты, башлангыч мәктәп һәм авыл җирлеге белән берлектә, "Батырларның данлы эзен тарих саклар, хәтер саклар"дип исемләнгән тантаналы митинг булып узды.  Тантаналы митинг авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хазиев тарафыннан ачылды, сугыш елларының биюләре, җырлары, шигырьләре яңгырады, һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салынды. Без ветераннарга, геройларыбызга рәхмәт әйтәбез. Безнең бурыч - бу вакыйгаларны онытмау һәм безгә тыныч күк бүләк иткән ата-бабаларыбызны олылау.

Җиңү көне-барыбыз өчен дә җаваплы бәйрәм. 9 май-тарих битләренә күз яшьләре аша язылган шатлыклы көн.  Бу көн миллионнарыбызның хыялы, өмете булды. Һәм менә 74 ел инде без кабат җиңү көнен билгеләп үтәбез. Айдар авыл китапханәсе «74 ел да киртә була алмый, онытырга сугыш чорларын» дип исемләнгән күргәзмәдә хәрби - патриотик теманы яктырткан китаплар белән танышырга тәкъдим итә. Күргәзмә китаплары фидакарь батырлык, Ватаныбыз хакына һәм безнең тыныч тормышыбыз өчен кылган батырлыклар турында сөйли.

Айдар авыл китапханәсе ел саен Самара өлкәсе балалар китапханәсе үткәрә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Х халыкара акциясендә катнашты. Безнең китапханәдә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе икенче тапкыр узды. Акциянең максаты-яшь буында Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә патриотлык тәрбияләү.                                                                              

Экскурсия яшь буында табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан оештырылды. Экскурсия барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар.Табигатьтә балалар   хайваннар, табигать турында китаплар укыдылар, уеннар уйнадылар.

Бәйрәмдә сугышта катнашучыларны хөрмәт иткән бик күп кеше җыелган иде. Алар истәлегенә бик җылы сүзләр яңгырады, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына сугыш ветераннарының портретлары белән “Үлемсез полк” тезелгән иде. Һәйкәлгә сугышчан авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Кунакларга культура хезмәткәрләре катнашында чәй өстәле һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Бөек Җиңү көнендә «Үлемсез полк» акциясендә катнашып, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар. Барлык теләүчеләр колоннада үзләренең туганнарының – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән уздылар.

Шул максаттан бүген ягъни 14 май көнне безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балалар табибы Шакирова Л.М, шәфкать туташы Тазиева Л., Давлетшина М. Манту реакциясен ясадылар. Шәфкать туташлары балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңладылар, гомуми сәламәтлекләрен карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International