Барлыгы 7 педагог катнашты. Җиңүче дип Теләче урта мәктәбенең физика укытучысы Алексеева Илсөя Хәмит кызы, «Педагогик дебют» номинациясендә һәм Шармыш төп мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Гарифуллина Алира Рәхимҗан кызы танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вахитова Әлфия Садык кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жукова Римма Александровна алды.
Барлык балалар бик теләп килделәр, уеннарда кумәк катнаштылар. Бик матур итеп биеделәр, күңел ачтылар. Балалар бик шат калдылар.
Ярышларда Теләче һәм Үзәк мәктәпләреннән 5 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын: Теләче №1 командасы
2 урын: Теләче №2 командасы
3 урын: Үзәк командасы
Җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
Күргәзмәнең исеме “ Фатих Кәрим- Бөек Ватан сугышы шагыйре” дип аталды һәм ул язучының тууына 110 ел тулуга багышланды. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аңа багышланган башка язучыларның китаплары куелды.
Төрле төстәге уенчыклар белән яшел матур чыршы, гомуми җанлану һәм шатлык.
Бу яңа елда барлык шундый ук тормыш - яңа ел бәйрәме кебек якты, күпкырлы һәм юмарт булуын теләргә мөмкинлек бирә.
31 декабрь көнне Ачы мәдәният йортында уеннар, конкурслар һәм күңелле Яңа ел лотереясы белән Яңа ел концерт программасы әзерләнгән иде.
9 гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсендә татар халкының күренекле патриот шагыйре,батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Өзелергә җитеп сыкрый күңел...”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.Үлем турында уйламаган чын халык шагыйренең рухы һәм иҗаты хәзер дә халык күңелендә саклана.Соңгы елларда аның китапларын яратып укучылар, иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар артты. Шуларны истә тотып, күргәзмәгә язучының иң яхшы шигъри әсәрләре куелды.
Бер генә бала да әлеге тылсымлы тирәгә килгән Кыш Бабай искиткеч бүләкләр бүләк итәр һәм барлык теләкләрне тормышка ашырыр дип шикләнми. Нәкъ менә шуңа күрә ата-аналар һәм мәдәният хезмәткәрләре балалар бу вакытны бик теләп һәм кызыксынып һәм озакка истә калдырсын өчен тырышырга тиеш.
5 гыйнвар көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел алдыннан Кар Кызы һәм Кыш Бабай маҗаралары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Чара барышында балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, күңелле әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары, шигырьләр, табышмаклар яңгырады. Балалар татлы призлар алдылар. Балалар өчен оттырышсыз лотерея үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле һәм мәрхәмәтле үтте.
Быел татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал тууына 140 ел булды. Теләче урта мәктәбендә бөек татар драматургы Галиәсгар Камалга багышланган дәресләр үтте. Укучылар Галиәсгар Камалның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Салманова дәресе балаларга бик ошады.
Шул уңайдан, Шәтке авыл китапханәсендә “Галиәсгар Камал татар театрына нигез салучы” дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә драматургның әсәрләре куелды.
Телэче муниципаль районыннан 3 команда, 50 бала катнашты.
Тантаналы ачышта Телэче муниципаль районынын башкарма комитеты социаль мэсьэлэлэр буенча урынбасары Нурмохэммэтов Азат Энэс улы, финанс – хисап палатасы председателе Яхин Рэис Рэшит улы катнашты.
Гомум команда урыннары:
1 – 2007-2008 елгы балалар
2 - 2009-2010 елгы балалар
3 – 2011-2012 елгы балалар
Ин яхшы капкачы - Якупов Айсаф, ин яхшысакчы - Рахматуллин Кэрим, ин яхшы хэжумче - Хасанов Султан итеп билгелэнеп утте. Ярышларнын баш судьясы - Газизянов Ильшат булды.
Жинучелэр Кубок, медаль, грамоталар белэн булэклэнделэр.