ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Яңа ел атнасында яшь егетләр һәм кызлар өйләрендә костюмнар яки битлек киеп, чаң кагып чыккан тун киеп, кыңгырау чаң кагып , чаң чәчәкләре белән йөреп, котлау җырлары җырладылар, ә бу җырларны чоңгылчылар дип атадылар. Колядовчылар капчык белән йөрделәр һәм үзенең тантаналы җыры өчен йорт хуҗаларыннан бүләкләр (икмәк, колбаса, пряник) алырга теләделәр. Бөтен авылны узып, коляскада утыручылар, гадәттә, яшь кызлар яшәгән берәр йортта җыелганнар.

7 гыйнвар  Ачы авылы яшьләре мәдәният хезмәткәрләре белән бергә җыелды һәм күптән көтелгән "Раштуа" бәйрәме традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Барлык костюмнар киенгән һәм авыл халкын котларга киткәннәр, җырлар җырладылар, авылдашлар биеделәр.

Бу чара 8 гыйнварда үткәрелде. Башта балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык лотереяларда отышлы булганлыктан катнашучылар  канәгать калдылар.

Балалар белән төрле уеннар уйналды, табышмаклар, мәкальләр әйтелде, шашка, шахмат уеннары уйнатылды. Мәдәни чара кызыклы һәм күңелле үтте.

Бу чараны китапханәче Хуҗиәхмәтова З. Г. һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар. Балалар Ялкын журналында чыккан төрле илләрнең әкиятләрен укыдылар.

Балалар  “ Дустыма Кар бабайлар” дигән рәсем ясадылар. Алар кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларга эстетик тәрбия бирә.Менә нинди “Кар бабайлар” килеп чыктылар.

Кемгә энә, кемгә дөя инде.  Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар. Ахырдан “Дискотека 80-х”та  рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

Шагыйрь иҗатында патриотлык темасы зур урын алып тора. Сугыш елларында ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язган. Күргәзмә буенча башлангыч мәктәп укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" китабына күзәтү ясалды. 

Драматург юбилеена Айдар авылы китапханәсендә киң даирә укучылар өчен "Татар театр сәнгатенә нигез салучы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Г. Камал пьесалары 1910-30 елларда татар профессиональ театры репертуарының нигезен тәшкил итә.

1926 елда Камалга халык драматургы исеме бирелә.  Галиәскәр Камал исеме аның әсәрләрендә яши һәм юкка гына татар театры үз гомерен халыкка багышлаган кешеләр хөрмәтенә аталмагандыр.

Яңа елда китапханә ишекләрен иң беренчеләрдән булып кече яшьтәге китап укучылар ачты. Бу көнне балалар өчен күп кенә сюрпризлар һәм кызыклы әдәби биремнәр әзерләнгән иде. Китапханәче аларны яңа китаплар  белән таныштырды. Чарадан беркем дә бүләксез китмәде, барлык катнашучылар да оттырышсыз лотереяда катнашып  истәлекле бүләкләргә ия булдылар.  Залда тылсымлылык һәм әкиятләр атмосферасы хөкем сөрде, бәйрәм күңелле һәм дәртле узды, балаларның йөзләре елмаюдан балкыды. Әлеге кичәне  оештыруда  «Тамчы " клубына йөрүче балалар да ярдәм итте.

Ф.Кәрим төрле җанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган“Үлем уены”, “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”,” Партизан хатыны”, “Ант”, “”Ватаным өчен “, “Кыңгыраулы яшел гармун” һәм башка бик күп әсәрләр авторы. Аның бик күп шигырьләре көйгә салынган. “Яз җитә”, “Күбәләк”, “Кемгә сөйлим серләремне”, “Кайтыр әнкәң”, “Кала яшьлек”, “Син еракта”, “Аның дәфтәреннән” җырларын халык яратып башкара. Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Ул сугышка язылып котыла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International