ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Территориальный орган социальной защиты информирует Вас, что постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 9 февраля 2017 года № 67 «О единовременной выплате женщинам, постоянно проживающим в сельской местности, при рождении ребенка» установлена единовременная (разовая) выплата:

- женщинам в возрасте до 25 лет, если срок их постоянного проживания в сельской местности на территории Республики Татарстан на дату обращения составляет не менее трех лет, при рождении первого ребёнка в размере 50 тыс. рублей;

-  женщинам в возрасте до 29 лет, если срок их постоянного проживания в сельской местности на территории Республики Татарстан на дату обращения составляет не менее трех лет, при рождении третьего ребенка в размере 100 тыс. рублей.

Тел. для справок 2-17-39

11 ноябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Почемучки» клубының яшь укучылары өчен  «Невелика птичка-синичка, и та свой праздник помнит" исемле бәйрәм узды. Яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы караш рухында тәрбияләү өчен, кечкенәдән балаларда күзәтүчәнлек, әйләнә-тирә мохит һәм тулаем табигать торышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк.

Бу көнне «Почемучки» клубы балалары көзге бакча буйлап экскурсиягә чакырылды. Экскурсия вакытында балалар кышлаучы кошлар турында бик күп яңалыклар белделәр. Соңыннан балалар табышмаклар чиштеләр, халык сынамышлары турында сөйләүне тыңладылар, "ут, су, җир" уенын уйнадылар.

            Бу көнгә китапханәдә «Синица-озорницы һәм башка кошлар» дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Китапханәне "Отгадай, кто живет в теремке " дип исемләнгән кызыклы кроссворд бизәде.

2018 елның 14 ноябрендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс булып узачак.

     Бу чараның максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарының хәм техникасының яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2019 елгы кыр эшләренә  әзерләүне оештыру тора.

     Конкурс барышында, район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның сыйфатын, машина-трактор паркының торышын, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан тикшереләчәк.

Укучылар алдында «Сәламәт гаилә - сәламәт милләт» дигән китап күргәзмәсе янында Прохорова М. А. чыгыш ясады. Шулай итеп, безнең чаралар балалар һәм яшьләрнең наркотикларга каршы дөньяга карашын формалаштыруга юнәлдерелгән, аның төп кыйммәтләре: абруй, җаваплылык һәм иминлек.

 "Тургеневны укыйбыз"дигән китап күргәзмәсе янында әдәбиятка күзәтү үткәрелде, бөек рус язучысы тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, язучының шәхси тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән таныштырдылар. Алар Тургенев геройларының матур дөньясына чумдылар һәм "Аталар һәм балалар”, “ Му-Му, “ Аучы язмалары”,” Дворянские гнездо “.   Тел һәм психологик анализ мастеры, Тургенев рус һәм дөнья әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясады.

Балаларга төрле темаларга кагылышлы мәкальләр, әйтемнәр, кызыклы табышмаклар тәкъдим ителде. Балалар аларга бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. “Татар халык иҗаты” китап күргәзмәсе белән  таныштылар.

Ул диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үз дисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.

11 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һүм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар һәм «Танып белү һәм иҗат” номинациясендә җиңү яуладылар . Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һүм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында Теләче һәм Буа районы укучылары көч сынашты. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Котдусов Булат, Тимербаева Динә һәм Ибрагимова Дилә сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география , татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр . Ярышта җиңгән өчен, «Мизгел» командасы һәм җанатарлары Г.Камал исемендәге театр спектаклен карарга чакырылдылар. Укучыларны уенга З.Н.Асадуллина , Л.М. Якупова, М.Р. Сабирова һәм Д.Г. Фатхрахманова әзерләделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез! 

Теләченең 2нче балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен "Конкурс хәрәкәте чаралары белән педагогның һөнәри үсеше" темасына "түгәрәк өстәл" формасында семинар узды. Семинар барышында, әлеге тема буенча Казанда уздырылган квалификация күтәрү курсларында катнашкан педагоглар Ибрахимова А.Р., Баева Ә.Г. һәм Рафикова Л.А., "Ел тәрбиячесе" конкурсындагы яңалыклар белән уртаклаштылар, мастер-класс үткәрү буенча, балалар белән чаралар, ораторлык һәм актерлык сәнгатен анализлау буенча практик тренинглар үткәрделәр. Катнашучылар бик актив булдылар, семинар нәтиҗәле узды.

Мәктәпкә ата -аналарның финанс ярдәме һәрвакыт урынлы. 10 нчы ноябрь көнне Җаваплылыгы чикләнгән “ Тюлячинские стальные профили» жәмгыяте Теләче урта мәктәбенә канализация люклары сатып алуда спонсор ярдәме күрсәтте. Директор Нәҗипов Раиль Расифович җитәкчелегендә мәктәп коллективы Җаваплылыгы чикләнгән “ Тюлячинские стальные профили» жәмгыяте оештыручылары Саттаров Раис Рәүфовичка, Хәсәншин Айдар Хәйрулловичка һәм директоры  Ахваров Илнур Хәйдәровичка чиксез рәхмәтләрен белдерә. Без  спонсорларга эшләрендә зур унышлар, сәламәтлек һәм хезмәттәшлек теләп калабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International