ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге фаҗигале дата уңаеннан,  патриотик һәм экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән , бу вакыйганың 32 еллыгына багышлап  Айдар авылы китапханәсендә  «Чернобыль – күңел ярасы» исемле китап күргәзмәсе эшләде .

Күргәзмәдә әдәби әсәрләр һәм техноген һәлакәт вакыйгалары турында язылган материаллар урын алды.

Күргәзмә белән танышкан китап  укучыларыбыз,  фаҗига хакында ,  әлеге зонада булган авария , гомерләре бәрабәренә беренче булып  ут эченә керүчеләр турында белделәр. Күргәмәнең максаты- Чернобыль АЭСы вакыйгаларын искә алу, тормышларын һәм сәламәтлекләрен кызганмаган ,читтәге бәлане үз бәласе кебек кабул иткән   кешеләргә хөрмәт, җаваплылык  тәрбияләү.                                                                                                                                                                                       

27 нче апрель көнне район күләмендә “Ел укучысы-2018” конкурсы үтте. Бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Сахабиев Х. катнашты. Төрле номинацияләрдә үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, белемлелеген күрсәтеп укучыбыз үзенең ел укучысы исеменә лаек икәнен күрсәтте. Жюри тарафыннан иң югары бәя Хабилгә бирелде һәм ул 1 нче урынга лаек булды. Җиңүчене без чын күңелдән котлыйбыз, аның белән горурланабыз!

26  нчы   апрель  көнне  Теләче урта мәктәбе   укучылары  бөек татар  шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган  Шигырь  бәйрәмендә катнаштылар. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар.   Бәйрәм Габдулла Тукайның  “ Туган тел”  шигыре белән тәмамланды. Кичә бик күңелле үтте, барысына да  ошады.     

1-9 класс укучылары бик матур һәм сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация әзерләде, рәсем конкурсына йомгаклар ясалды, "Йолдыз булып балкыйсың син әдәбият күгендә" исемле китап күргәзмәсе эшләде, белешмәлек булдырылды.  Шигырь бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар грамота белән бүләкләнделәр. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

28  нче  апрель  көнне “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы буенча  2003-2005 елгы, 2006-2007  елгы, 2008 һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында район беренчелеге узды. Ярышта барлыгы районның 8 мәктәбеннән 72 укучы катнашты.

      Команда нәтиҗәләре буенча 1 нче урында Теләче урта мәктәбе, 2 урында Олы Мишә урта мәктәбе, 3 нче урында Шәтке урта мәктәбе.

В соответствии с поручением Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова в республике продолжается реализация образовательной программы «Бизнес класс» (далее - Программа) совместно с ПАО «Сбербанк России» и компанией Google. В текущем году Программа доступна в онлайн-формате для всех жителей республики. Для участия в Программе необходимо пройти процедуру регистрации, которая доступна по ссылке https://business-class.pro/#registration/step1.

24  нче апрель көнне  Татарстан Республикасы Дәүләт  Советында  Республикакүләм Парламент дәресләре кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә катнашкан укучыларны тәбрикләү тантанасы  булып үтте. Анда Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сөнгатуллин Булат катнашты. Булат Татарстан Конституциясенең  25 еллыгына багышланган  иншалар бәйгесендә катнашып, Татарстан Республикасы Дәүләт  Советының  I дәрәҗәдәге дипломына  һәм бүләккә  ия булды.  Булатны  бу мәртәбәле  бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Г. Г. Сөнгатуллина  әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Балалар өчен «Тукайның әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чарага Олы Нырсы һәм Айдәр башлангыч мәктәп укучылары чакырылды.
Клуб мөдире һәм китапханәче балаларны бөек шагыйрьнең тормышы, аның әсәрләре, әкиятләре белән таныштырды. Габдулла Тукайның шигырләре укылды, аның тормышы белән бәйле рәсемгә төшкән урыннар күрсәтелде.
Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Бу чарада  Баландыш авыл китапханәчесе дә катнашты. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды һәм  һәр катнашучы күңелендә матур киләчәккә шатлык һәм өмет уятты. Мондый чаралар булганда милли гореф-гадәтләребез югалмас.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгында укучылар викторина үткәрделәр, матур рәсемнәр ясадылар, бөек шагыйрьГабдулла Тукай туган көнендә шигырьләр сөйләделәр. Атна дәвамында мәктәп яны чистартылды: кар тараттык, чүпләр җыелды. Шимбә көнне укучылар өстәл теннисы ярышларында катнаштылар. Атна дәвамында имтиханнарга, арадаш аттестациягә эзерлек максатыннан һәр класс өстәмә шөгыльләнде, үткән материалларны кабатлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International