ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Казан шәһәре “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс фестивале кысаларында “Бай мираслы Теләчем” - дигән исем астында Теләче муниципаль районы мәдәният көне узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә катнашты. Алар тематик күргәзмәләр, кул эшләре буенча мастер-класслар әзерләде, дөрес туклану буенча пешерелгән ризыклар тәкъдим итте.

Ватан өчен көрәшкән  ватандашларыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул вакыйгаларда катнашучыларның күбесе - тыл хезмәтчәннәре, сугыш ятимнәре һәм сугыш балалары. Тыл хезмәтчәннәре дип фронтка 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр эшләгән һәм ярдәм иткән 10 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне атыйлар. Күкчә авылында Бөек Ватан сугышы ветераны - Сабирҗанова Таисия Павловна яши. Октябрьдә аның туган көне. Бу көн хөрмәтенә Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре ветеран янына барып, бәйрәм белән котладылар.

Укучылар презентациядән татарларның милли киемнәре белән таныштылар. Татар милли киеме үзенең матур бизәкләре һәм сыйфатлы эшләнүе белән үзенчәлекле. Кием тарихы нинди? Хатын-кызлар, ирләр һәм балалар элек нәрсә кигәннәр? Болар  һәм башкалар турында китапханәче укучыларга тулырак сөйләде. Чара ахырында катнашучылар милли бизәкле татар киемнәрен рәсемгә төшерделәр.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында “Юлларда иминлекне саклыйк!” дип исемләнгән район бәйгесендә катнашкан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 5 нче сыйныф укучысы Гилазова Тәнзилә бәйгедә “Әдәбият” номинациясендә  3 нче урынга лаек булды. Тәнзиләне зур җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән “Көзнең якты төсләре” дигән мастер-класс үткәрделәр. Көз - иҗат итү өчен искиткеч матур вакыт, бары тик фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Төрле төстәге яфраклар, ботаклар, җиләкләр, нарат күркәләре.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр ВКонтакте һәм  телеграмм битләрендә әтиләр көненә багышланган «Әти белән укыйбыз»дип исемләнгән виртуаль фотоакция үткәрделәр. Чара әтиләребезнең яхшы әтиләр булуын күрсәтте. Алар көчле рухлы һәм оста гына түгел, ә балалар белән күп шөгыльләнәләр, китаплар укыйлар. Димәк, алар бергә уйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, бу бала өчен бик мөһим. Алар уллары өчен үрнәк һәм кызлары өчен игелекле әтиләр булуын күрсәттеләр. Берникадәр вакыттан соң балалар аларга: “Әти, мин синең белән горурланам!” диячәкләр. Фотоакциядә барлыгы 22 кеше катнашып, фотолар җибәрде.

18 нче гимназия базасында "Авыл укытучысы-2023"республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында Теләче районы мәдәният көне узды.  Әлеге чарада Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы «Милләтләр дуслыгы»күргәзмәсен тәкъдим итте.

Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә Әтиләр көне уңаеннан урта яшьтәге укучылар өчен “Әтиләр сүзе – күңелнең сүзе” дип исемләнгән күргәзмә үткәрде. Чара барышында балалар әтиләренә билгеләнгән игелекле һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр, шулай ук әтиләре белән бергә иң истәлекле ял көннәрен искә төшерделәр. Балалар әтиләргә багышланган табышмаклар чиштеләр, «Әти булдыра» дип исемләнгән викторинасында катнаштылар. Укучылар әтиләргә багышланган шигырьләрне бик теләп укыдылар.

 “Икмәк- һәр нәрсәгә баш”  дигән мәкаль, кеше тормышында икмәкнең мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклый. Чыннан да, мең еллар дәвамында икмәк күп кабиләләрнең һәм халыкларның төп ризыкларының берсе, көндәлек, бәйрәм һәм йола өстәленең алыштыргысыз атрибуты саналган, тормыш, муллык һәм иминлек символы булган. Ел саен 16 нчы октябрьдә Халыкара Икмәк көне билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International