25 август - җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан 24 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча күзәтү үткәрелде.
25 август көнне җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак» берләшмәсе әгъзалары өчен батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга «Җәлилчеләр» дигән презентация күрсәтелде. "Сатмас егет илен алтын - көмешләргә" исемле китап күргәзмәсендә М. Җәлил, А. Алиш китаплары һәм аларның тормышы, эшчәнлеге турында әдәбият тәкъдим ителде. Балаларга аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.
30 августта безнең республика халкы – Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Ватаным, даным, Татарстаным!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмә укучыларны Татарстанның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, туган якның матурлыгы һәм табигый байлыгы, безнең республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыра.
Шармыш авыл китапханәсендә “Татарстан – частица великой России” исемле мәдәни чара үткәрелде. Әлеге чара татар халкының милли мәдәнияте, тарихы, туган як традицияләре белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар күп кенә станцияләрне үтеп, иҗади биремнәргә җавап бирделәр. Милли бәйрәмнәр: Сабантуй, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре турында мәгълүмат алдылар. Бу чара өчен "Культура и быт Татарстана" исемле күргәзмә дә эшләнде.
1 июньнән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс йорт ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган масштаблы «Китапстан» проектына Айдар авыл китапханәсе укучылары да кушылды. "Китапстан" - башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге Китап марафоны.
25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 79 ел тулды. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.
Әлеге датага карата Урта Мишә авылы китапханәсендә "Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарага килүчеләргә китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр турында сөйләде. Укучылар М. Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясалдылар. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре - безнең йөрәк түрендә.
Белгәнебезчә Теләче мәктәбендә бик зур төзелеш эшләре бара. Мәктәпкә тоташтырып яңа янкорма төзелә. Өч катлы сыйныф бүлмәләрен үз эченә сыйдырган бинада төзелеш эшләре инде төгәлләнү алдында.
Бу истәлекле датага Күкчә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләрнең батырлыгы турында күп фактлар сөйләде. Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килүчеләрнең аларның тормышы, иҗаты белән танышу, шулай ук шагыйрьләрнең фаҗигале, әмма данлы язмышы турында белү мөмкинлеге булды. Катнашучылар белән бергә бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партитясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге тарафыннан оештырылган “Авыл китапханәләренә китаплар” китап укучылар декадасы кысаларында Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Китап сөючеләр көне”нә багышланган очрашу булып узды.