ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә "Китап битләрендә укытучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда тарихның төрле чорларында укытучыларның тормышы турында сөйләгән сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Монда шулай ук ​​ баланы тәрбияләү, аны хезмәткә  өйрәтү, баладан чын гражданинны үстерү турында төрле педагогик сорауларга кагылышлы китаплар урын алды.

9 нчы февраль көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре «Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтеп,  китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Чара ахырында укучылар тарафыннан Ф.Яруллинның “Яз гөлләре” китабыннан “Әйбәт тә минем әби”, “Гайни”, “Февраль”, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган "Язмышларга буйсынмас җаннар" дип аталган түгәрәк өстәл оешты. Чарага шул ук исемдәге китап күргәзмәсе  куелды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде. Китапханәче Махмүтова Г. В. балаларны Фәнис Яруллинның авыр язмышы белән таныштырды, аның искиткеч шигырьләре укучыларның үзләре башкаруында яңгырады.

9 февраль - Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Киләчәк буын хакына” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының китаплары укучыларга тәкъдим ителде. Фәнис Яруллинның язмышы, китаплары һәр кеше өчен үрнәк итеп алырлык. Кайсы гына китабын алсаң да, ул тиз укыла, әйтерсең лә, шул вакыйгалар эчендә үзең кайныйсың. Һәр кичереш, һәр вакыйга укучыда тирән уйлар тудыра.

2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап 9 февраль көнне Иске Җөри модель  китапханәсендә  “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен  “Һәр бизәктә -  халкыбыз тарихы” дип исемләнгән  мәгълүмәт сәгате үтте. Китапханхчеләр татар халкының сәнгате, милли костюмнар турында сөйләделәр, татар орнаментлары белән таныштырдылар. Чара ахырында балалар алъяпкыч макетын милли бизәкләр белән бизәделәр.

Быел, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең  тууына 115 ел тулды.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тормышны җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныша алалар.  


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Актив озын гомер» программасы буенча уңышлы гына эш алып барыла.

Россиядә һәр ел саен 8 февральдә "Россия фәне көне" билгеләп үтелә. Фән казанышлары һәм дөньяның танылган галимнәре белән таныштыру максатыннан Теләче муниципаль районының «Родник» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Фәхриева Әлфинә әлеге датага багышланган стенд әзерләде.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы "Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге һәм мәгариф бүлеге белән берлектә район күләмендә өченче тапкыр“Нәни энҗеләр” бәйгесен уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International