ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Көз, мөгаен, безгә кул эшләре белән шөгыльләнү өчен күптөрле табигый материал бүләк итә торган бердәнбер ел фасылыдыр. Балаларның яраткан китап геройларына багышланган кул эшләнмәләре бәйгесе мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныф укучылары арасында узды. Талантка чикләр юк. Балалар кулы тигән гади генә нарат күркәләре дә хайван һәм кеше сыннарына әверелгән.

Күңел җылысын биреп башкарган мондый шөгыль балаларга ошагандыр дип уйлыйбыз!

Аның төп максаты - күрмәүче кешеләрнең проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Әлеге айлык уңаеннан 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Дөньяны күрү – зур шатлык» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты һәм начар күрүче әдәби  геройлар турындагы китаплар белән дә таныша алдылар.

Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Дулкын” бассейнында булдылар. Бассейн тренировкалар һәм йөзү өчен эшләнгән. Укучылар йөзү күнекмәләрен үстерделәр. Йөзүдән алар уңай эмоцияләр һәм энергия алдылар. Укучылар өчен бассейнга бару- һәрвакыт зур шатлык.

Шармыш авылы китапханәсендә детективларны, серләрне, катлаулы сюжетлы әсәрләрне яратучы китап укучылар өчен «Детектив идет по следу» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә үзебезнең һәм чит ил язучыларының  детектив жанрында булган иң яхшы китаплар тәкъдим ителде. Алар укучыларга китап геройлары белән булган кызыклы вакыйгалар дөньясына чумарга чакыра. Бу күргәзмә олыларны да, яшь укучыларны да кызыксындырды. Алар күргәзмәдәге тәкъдим ителгән китаплар буенча  сорауларга җавап әйтте һәм укылмаган китапларны өйләренә яздырып алды.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну формалаштыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак татар классик әдәбиятын саклау максатыннан оештырыла. Әлеге бәйгегә Айдар авыл китапханәсеннән И.Фаттахова укуында М.Җәлилнең “Сөю” шигыре тәкъдим ителде.

Октябрь аенда Айдар авылы китапханәсенең китап киштәләре яңа әдәбият белән тулыланды. Китапханәгә яңа китаплар кайту һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Китап - зур хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Төрле жанрдагы һәм юнәлештәге һәр укылган китап безгә уйланырга мөмкинлек бирә.  Китапханәдә "Бездә яңа китап бар!» дип исемләнгән  күргәзмә тәкъдим ителде. Килегез, сайлагыз, укыгыз һәм безнең китапханәдән күңелегезгә охшаган  китапны алып ләззәтләнегез!

Мәкаль дип телдән-телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң кулланыла торган жанр исәпләнә. Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба. Укучыларга шушыларны төшендерү максатыннан 26 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Мәкаль һәм әйтемнәр” дип исемләнгән мәкалләр кичәсе үткәрделәр. Укучыларга кыскача мәкальләр турында аңлатма бирелде. Алар үзара мәкальләр әйтештеләр. Укучыларның төрле темага мәкальләрне күп белелүре ачыкланды.

Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында мәктәп директорлары, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укучылар, тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйрәтү тренировкасы уздырылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова чарада катнашучыларга үзенең сәламнәрен җиткерде, антитеррористик куркынычсызлыкны тәэмин итүнең әһәмиятен аңлатты. Практик өлеш “Россия Федерациясе Милли гвардиясенең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе” Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы – Саба районы буенча үзәкләштерелгән сак пункты башлыгы, полиция майоры Сафиуллин Д.Ф. җитәкчелегендә үтте.

Чара барышында балалар мондый  сорауларга җавап эзләделәр: “Цифрлы культура нәрсә ул?”, “Ул кайда барлыкка килә һәм бармы?”, “XXI гасыр культурасы чыннан да санлымы?”, “Санлы технология сәнгатькә, көндәлек тормышка ничек тәэсир итте?” һ.б. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны «компьютер технологияләре» белән таныштырдылар һәм компьютерда эшләү дәресләре бирделәр. Чара ахырында балаларга бүләкләргә ия булды.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә Баландыш авыл китапханәсеннән Суфия апа Хасаншина башкаруында  үзе язган “Солдат хаты” шигыре һәм Алисә Шакирова башкаруында Нурулла Гарифның  "Без үлемсез " шигыре тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International