ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә халыкның циффрлы грамоталылыгын һәм аларның цифрлы икътисадка әзерлеген арттыручы онлайн –сервислар белән таныштыру эше дәвам итә. 26 октябрьдә «Сезнең виртуаль дөнья»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.Чараның беренче өлешендә санлы технологияләрнең үсеш тарихы, аларны көндәлек тормышта һәм һөнәрдә нәтиҗәле куллану буенча китаплар белән таныштырылды. Ә чараның икенче өлеше практик иде - һәр катнашучы алган белемнәрен компьютерда кулланып  шөгыльләнә алды.

Ул туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышы. Үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап булмый. Бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул. Тарихын оныткан халык юкка чыга.

28 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Авылым тарихы – халкым тарихы” дип исемләнгән тематик кичә оештырыды. Әлеге чараның төп максатлары: Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт, игьтибарлылык, ихтирамлык тәрбияләү. Бабаларыбызның онытыла барган гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, ул чорның матурлыгын күрсәтү.

Кукмара шәһәр тибындагы поселогында өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның командасы 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Команданың составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Зәйниев Риназ, Кәримов Ранил, Фатыйхов Руслан, Яхин Ислам, Исмаилов Самир, Антонов Альмир, Ибраһимов Делюс, Зәйнетдинов Альмир.

Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 3 нче урынны алды.

Евгений Андреевич Пермякның иҗаты күптөрле - әкиятләр, хикәяләр, повестьлар, романнар. Автор балалар өчен кызык булган, аңлаешлы телдә төрле темаларга ике йөздән артык китап язган. Иң элек китапханәче балаларны Е.Пермякның иҗаты белән таныштырды. Балалар язучының китап геройлары безнең кебек үк гади кешеләр икәнен белделәр, алар да шулай ук укыйлар, эшлиләр, кайгыралар һәм шатланалар икән. Соңыннан укучыларга Пермякның бер әкиятен тыңлау һәм әлеге әкият буенча викторина сорауларына җавап бирү мөмкинлеге тудырылды.

26 нчы октябрьдән Сауш авылы китапханәсендә “Көзге фантазия” исемле яшелчәләр күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәдә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш урын алган. Ул гына да түгел, аларның үзенчәлеге – яшелчә һәм җимешләрнең төрле мультфильм яки әкият геройларына әверелүе. Көзге муллыктан ясалган әйберләрне карагач, кеше фантазиясенә чикләр юк икәненә кабат инанасың. Көзге күргәзмәгә килгән һәр бала, үзенчә кызыксынып, үзенчә яңа идеяләр белән кайтып китүе – үзе бер сөенеч.

Аларны бу золымнан ничек саклап калырга соң? Бу сорау күпләрне тирәнтен борчый һәм ел дәвамында алып барылган профилактик программаның төп юнәлеше дә яшьләр арасында куркыныч мавыгуларга юл куймау.  Шул максаттан Казазаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина “Заман афәтләренән ерак бул” дип исемләнгән буклетлар ясады һәм яшүсмерләргә таратылды.

Олы Мишә урта мәктәбендә Көзге бал бәйрәме узды. Чара җыр-биюләргә үрелеп, ярминкә белән тәмамланды. Һәр сыйныф алдан әзерләп килгән пешкән ризыкларын тәкъдим итте. Монда җаның теләгән бар әйберне дә табарга мөмкин. Алай гына да түгел, "кафе"га кереп тамак та ялгап алу мөмкинлеге дә бар иде. "Көзге бал" бәйрәменнән укучылар үзләре дә, укыткан укытучылары да, килгән кунаклар да канәгать калгандылар.

Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә без, үз чиратыбызда, балаларны моңа өйрәтергә тиешбез.  Нинди кешене сәламәт дип әйтеп була, сәламәт булу өчен нишләргә, яшүсмерләрнең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле? Шушы сорауларга җавап итеп 27 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә рәсем бәйгесе үткәрелде. Сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшереп, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән буклетлар һәм брошюраларга, китап-журналларга күзәтү ясалды.

Баландыш төп мәктәбе укучысы  Заһидуллина Нурфия татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Л.М. җитәкчелегендә, башкалабыз Казанда «QAZAN QUIZ» дип аталган республикакүләм проектта катнашып кайтты. Әлеге чара, Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында, инде бер дистә елга якын үткәрелеп килә. Укучылар Милли китапханәдә «Акыл фабрикасы» белән таныштылар һәм IT паркка сәяхәт ясап, анда квиз уенында катнаштылар. Квизда алар татар теле, татар әдәбияты һәм мәдәнияты, тарихы, республикабызның күренекле шәхесләренә багышланган өлкәләрдә үзләренең белемнәрен сынап,  катнашучы дипломнарына ия булдылар.

Көз – елның иң матур, иң бай фасылы. Бу уңайдан безнең Шәдке балалар бакчасының балалары  “Көзге  матурлык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Балалар әти-әниләр ярдәме белән табигый материаллардан , көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан  төрле кул эшләнмәләре ясаганнар. Кул эшләре бик матур булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International