26 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең “Туган як серләре” түгәрәге укучысы Зәйнетдинова Айсылу Х., өстәмә белем бирү педагогы Рахматуллина Н.В. җитәкчелегендә, Нәби Дәүли исемендәге IX ачык фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып беренче урынга лаек булды. Конференция Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә узды. Айсылуны шушы җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
26 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
26 нчы апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “ Язлар безгә Тукай белән килә” дип аталучы әдәби сәгатьтә катнаштылар. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәне авыл китапханәсе җитәкчесе Газизова Р.Ш. уздырды. Китапханәдә укучылар бөек шагыйребез иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичәне”Туган тел” җыры белән йомгакладык.
Тукай әсәрләре белән һәркемнең теле ачыла, әкиятләр аңларлык вакыт җиткәч ул күңелләргә керә. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр аның шулай булуын яхшы аңлый. Шуны исәптә тотып бөек шагыйребез иҗатын ел дәвамында балаларга өйрәтергә тырышабыз. Ә инде апрель аена кергәч, Тукай шигырьләре, әкиятләре балалар бакчасында һәр көн яңгырап тора. Бакчабызның һәр төркеме бер әкият сәхнәләштерде, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде бәйрәмгә килгән әкият геройлары милли уеннар үткәрде. Ә тәрбиячеләр Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерде. Бәйрәм кичәсе Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Атна дәвамында Тукаебызга багышланган мәдәни чаралар бакчабызда дәвам итәчәк.
Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 26 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Г.Тукайның туган көненә багышлап, “Син Тукайны беләсеңме?” исемле тамчы-шоу үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, шигырьләрен искә төшереп, көч сынаштылар.
24 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективының кече, урта, өлкән яшь төркемнәре XIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә катнаштылар. Эстрада бию, балалар биюе һәм тематик бию номинацияләрендә 1-2 дәрәҗә лауреат булдылар.
Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын искә алып “Ислам дине – яшәү үрнәге” дип аталган әдәби чәйханәгә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче җирле үзидарә хезмәткәрләрен чакырып бәйрәм белән котлады.
Әлеге чарада Иске Җөри балалар бакчасы балалары катнашты . Балалар тәрбияче Галиуллина А. Н.һәм музыка җитәкчесе Зарипова Г. Х. белән Габдулла Тукайның әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерделәр. Бу бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырладылар, алар әзерләгән әкиятләрдән инсценировка күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну һәм шатлык белән әлеге тематик чарада катнаштылар.
Бу бәйрәм Г.Тукайның туган көнендә уза.Туган тел- буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр. Бүген безнең балалар баксачында да туган тел бәйрәме- шигырь бәйрәме үткәрелде. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, тәрбияче әкиятләрен укыды, балаларның әти-әниләре белән эшләгән Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәргә йомгак ясалды. Иң ахырдан Туган тел җырын җырладылар.
Безнең балалар бакчасында бүген «Экологлар көне»дигән чара узды. Чара барышында балаларга тәрбиячеләр әйләнә-тирә табигать турында сөйләделәр, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге белән таныштырдылар, табигатьнең кабатланмаслыгын, бөеклеген, көчен һәм матурлыгын күрсәттеләр.