ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шушы уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбендә 25 енче апрель көнне “Тукай әкиятләренә сәяхәт” исемле Габдулла Тукайны искә алу бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында укучылар шагырьнең шигырьләрен сөйләделәр.Укучылар һәм укытучылар “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм ахырыда Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп башкарып киттеләр. Алга таба да мондый шәхесләребез онытылмасын, балаларыбыз алар белән таныш булып, горурланып үссеннәр!

Бакчабызда Г.Тукай туган көненә багышланган “И туган тел ,и матур тел” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балаларны Г.Тукай әкияте геройлары  Кәҗә белән сарык, Шүрәле,Былтыр, Су анасы шатландырды.Балалар да әкият геройларына шигырләр сөйләп,җырлар җырлап, әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.

26 апрель көнне шагыйрь, Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан без, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче  балалар  белән Габдулла Тукайның тормыш юлы,иҗады белән таныштык.  Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен, әкиятләрен укыдык, кайберләрен яттан да өйрәндек.  Аннан соң барыбыз бергә Г. Тукайның "Туган тел" җырын җырладык. 

Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 еллыгына багышлап, 23 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу чарага “И, мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Г.Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. Укучылар “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга”, “Бәхетле бала” исемле шигырьләрен сөйләделәр. “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын тыңлау белән тәмамланды.

Язгы игелек атнасы – ул безнең илдә ел саен үткәрелә торган акция үткәрелә. Бу көннәрдә барлык учреждениеләр һәм оешмалар төрле чаралар оештыралар.                    

В ходе мероприятия дети читали стихи о природе,находили ответы на загадки. Затем разделились на 2 команды и соревновались.Мероприятие было очень интересным и полезным для детей.

Бу көн  - планетабызның барлык халкына табигатькә сакчыл карарга кирәклеге турында искәртү. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучыларның экологик белемнәрен тулыландыру, табигатькә мәһәббәт тәрбияләү уңаеннан "Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде. “Безнең йорт – Җир планетасы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә галактик далалар буйлап сәяхәт кылырга, җиребезне әйләнә-тирәдәге планеталар белән танышырга, табигать тормышыннан гаҗәеп фактлар белән танышырга мөмкин булган китаплар урын алды.

22 апрель көнне Алан авыл китапханәсендә, "Укучылар өчен мәдәният" проекты кысаларында, "Сүз-могҗиза, сүз-иң дәү корал"дип исемләнгән әдәплелек сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларга әдәплелек  кагыйдәләрен өйрәтү. Китапханәче балаларны әдәплелек төшенчәсе һәм аның әһәмияте белән таныштырды. Танып-белү әңгәмәсеннән соң, яшь  китап укучылар белән “Әдәплелек нәрсә ул?" дигән темага хикәяләр уку оештырылды. Әсәрдәге геройлар алдына килеп туган кыенлыкларны чишү юлларын да бергәләп эзләнде. Чара укучыларга ошады, алар уеннарда актив катнаштылар, тематик китап күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар.

Бөек Ватан сугышы - рус халкы өлешенә төшкән авыр сынау. Аның авырлыклары һәм кан коюы кешеләр аңында зур эз калдырган.Сугыш миллионлаган гомерләрне өзде, миллионлаган талантларны һәлак итте, миллионлаган кеше язмышларын җимерде. Сугыш ...Беркемне дә аямаган сугыш...  Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде

Чит телдә белем бирүнең сыйфатын,инглиз телен белү дәрәҗәсен арттыру,укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан, инглиз телендә район иҗади конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Баландыш төп мәктәбе укучылары да актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International