Россия Федерациясе Флагы күтәрелү күп кенә уку йортларының традициясе булып тора, бу укучыларда патриотизм хисен формалаштыруга ярдәм итә. Бу традиция барлык гомуми белем бирү оешмаларында 2022 елның 1 сентябреннән алып барылачак.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия, Татарстан флагларын күтәреп беренче линейка үткәрелде. Чарада Россия һәм Татарстан гимннары тыңланылды. Яңалыкны һәркем уңай кабул итте. Мәктәптә башка линейкалар да шушы форматта үтәчәк, аларда уңышка ирешкән укучыларны котлаячаклар, эш планнары белән таныштырачаклар.
25 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында дәүләт флагларын күтәрүгә багышланган линейка үткәрелде. Укучылар мәктәп линейкасына дәүләт флаглары астына тезелделәр. Күмәк рәвештә дәүләт гимннарын башкардылар. Линейка патриотик рухта узды.
Үткәрелгән чара аша балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга, аның иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, 25 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Көйне таны” уены үткәрелде. Укучылар Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны танып, исемнәрен атадылар. Әлеге уенда “Алга” командасы җиңү яулады.
22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар беренче тапкыр рус телендә “Заюшкина избушка” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
22 апрель көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары белән берлектә, Халыкара Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясенә кушылдылар. Бу акция кысаларында катнашучылар "Билгесез солдат" һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр, Балалар узган елгы яфраклардан һәйкәл территориясен чистарттылар, иске ботакларны җыештырдылар.
Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның буыннан буынга күчкән иҗади мирасы балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли, тир түгелгән хезмәтне, сабырлыкны бәяләргә өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала тирә – юньне танып белергә өйрәнә.
24 апрель көнне «Теләче-Арена» боз сараенда 2021-2022 елгы сезонның ир-ат командалары арасында «Теләче хоккей лигасы Кубогы " на финал уеннары булып узды. Сезон эчендә барлыгы 8 команда катнашында 116 уен үткәрелде.
Районыбыздагы һәр мәктәп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырыша. Бу юнәлештә иң төп шарт булып мәктәп территориясен койма белән уратып алу тора. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә койма һәрвакыт булды, вакыт узган саен алар туза торды. Бүген ир-ат укытучыларыбыз мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин җитәкчелегендә иске коймаларны сүтеп алды һәм аның урынына яңаларын куя башлады. Койма тоту әлегә төгәлләнмәсә дә, эшләнгән эш күзләрне иркәли.
2022 нче елның 23 нче апрелендә Баландыш төр гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәп территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру максатыннан , Экояз акциясе кысаларында, өмә үткәрелде.Мәктәп янындагы карлар таратылды, чүп-чар җыелды,асфальт юллар себерелде.