ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 26 апрелендә  Чернобыль АЭСында булган коточкыч авариягә 36 ел.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә апрель өмәләре дәвам итә. Бу атнада 6-11 сыйныф укучылары авыл уртасындагы яу кырында башларын салган авылдашлар өчен куелган обелиск территориясен чистарттылар. Балалар кипкән үлән, корган ботакларны җыеп алдылар. Әлеге чарада мәктәп укучылары даими катнаша. Ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә мондый өмәләрнең әһәмияте чиксез. 

23нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. Әлеге мультфильмнар укучыларда табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш кебек сыйфатлар тәрбияли,шулай ук хезмәткә һәм белемгә омтылыш уята.

Припять шәһәре янында урнашкан Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогы реакторы җимерелә. Ул шартлаткыч характерда була, реактор тулысынча сафтан чыга, ә әйләнә-тирә мохиткә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Авария атом энергетикасы тарихында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны , икътисади яктан  да иң күп зыян салучы буларак бәяләнә .

22 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары белән «География фәнен яхшы белучеләр» интеллектуаль-танып белу уены үткәрелде. Чара гомуми эрудициягә, 5-7 класс курсы программасына, игътибарлылыкка нигезләнеп төзелгән иде. Укучылар сорауларга актив жавап бирделәр. Балалар география фәненең кызыклы, тормышта кирәкле булуына кабат тошенделәр.

Әлеге бәйрәмгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына, һәм ул 2010 елдан башлап, 22 апрель көнне билгеләп үтелә башлый. ​ Россиядә бу көн 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Шушы максаттан һәм география атналыгы кысаларында бүген Иске Җөри урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары ​ тәрбияви чара үткәрделәр. Бәйрәмнең төп максаты экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт иде. Ахырда күләмле кул эш башкардылар.

22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында «Үз телемдә шигырь сөйлим» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  "Яратабыз сине, Тукай!" һәм "Шигырьләр бәйләме"  номинацияләрендә көч сынаштылар.

21 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Теләченең 1нче һәм 3нче номерлы балалар бакчаларында “Әйдәгез, дус яшик!” исемле музыкаль чара күрсәттеләр.  Әлеге чара 2022нче ел Русиядә Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан оештырылды. Балаларга башка балалар бакчасына йөрүчеләр алдында чыгыш ясарга бик ошады, алар үзләренә бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 21 апрель көнне авылның зыялы хатын-кызларын чакырып Коръән уку мәҗлесе оештырдылар.  Мәҗлескә килүчеләр Коръән сүрәләрен чиратлар гарәп телендә укыдылар. Коръән мәҗлесе - ул Коръән-Кәримне олылап үткәрә торган мәҗлес, ягъни җыен. Бу мәҗлесне үткәрүнең нияте - Коръән уку, аның сүрәләрен тәфсир кылу, ягъни мәгънәсен аңлатып бирү. Мөселман кешесе үзенең әхлагын дөресләр, иманын ныгытыр өчен бары тик Коръән китабына таянырга тиеш. Коръән мәҗлесләре уздыру саваплы гамәлләрдән санала. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез.

Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре 26 апрель көнне  1 сыйныф укучылары белән бөек  татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “ Тукай безнең йөрәкләрдә” дип  исемләнгән  очрашу үткәрделәр.  Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, шагыйрь турында призентация карадылар.Г.Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясадылар, шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып укыдылар.Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International